Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
фото

САБАНТУЙ- 2022: Туган ягым-гүзәл Актанышым, Син бит минем тормыш бишегем! (Район Сабан туеннан репортаж)

17 июня 2022, 08:08

1684

0

1

Актаныш Сабан туеның даны Татарстанда гына түгел, Россия төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә яхшы таныш. Быелгы Сабан туе исә Актанышның газиз туган як буларак олылау, хөрмәтләү бәйрәме булды.  Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Сабан туе капкасын үтүгә кунакларны районыбыз тарихы, сәнгате, гореф-гадәтләре белән уен-көлке җыр аша авыл үзешчәннәре таныштырды.

Актанышларча кунак каршылау йоласы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән халкыбызны Сабан туе бәйрәме белән котларга килгән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевның да исендә озак сакланыр. 
Яңа Әлем, Иске Байсар, Богады, Пучы, Зөбәер, Иске Сәфәр мәдәният хезмәткәрләре авылның үзенчәлекләрен бик оста ачып бирделәр.

Сабан туеның ачылу тантанасы, алда әйткәнчә, газиз туган җиребезне олылау, аның хезмәт сөйгән, ак йөзле кешеләренә дан җырлау районыбызның сәнгать ияләре катнашындагы мәдәни-әдәби, җырлы-биюле композициядә ачык чагылды. Туган туфракта яшәүнең олы бәхет, шушы бәхетне саклап, кадерләп яшәү Аллаһы Тәгалә тарафыннан сиңа бирелгән әманәт икәнен дә тоеп-аңлап утырды тамашачы. 
Халкыбызның асыл йоласы- Сабан туен авыл халкы язгы кыр эшләре тәмамланып, бераз тын алгач бергәләп бәйрәм иткән.

Районыбызның авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре, Кыр батырлары, авыл җирлеге җитәкчеләре бүген Сабан туе уртасына бизәүле атларда мәйданга узды. Хезмәт батырларын Сабан туе алкышлап зур хөрмәт күрсәтеп кабул итте. Басу-кырларыбызны хәзер берсеннән-берсе куәтле, заманча, компьютерлаштырылган зур-зур агрегатлар иңли. Шуңа күрә язгы чәчү дисеңме, көзге урып-җыюлармы- районыбызда тиз һәм сыйфатлы башкарыла. Уңышларыбыз белән дә хаклы горурлана алабыз.

Быелгы яз игенченең өметен аклап бик уңай килде. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов райондашларны, кунакларның һәрберсен Сабан туе бәйрәме белән котлауларын тәбрикләгәндә бу хакта да искә алды. 


 

- 2021 елның корылыгын кичергәннән соң быел җир дымга туенды. Барысын да дөрес эшләсәк рекордлы уңышка чыга алабыз. Язгы кыр эшләрен бик матур итеп башкарган мехнизаторларыбыз биредә, аларга олы рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук терлекчеләребез хезмәте мактауга лаек. Бүген көн саен Актныш районы дәүләткә 240-250 тонна сөт озата. Бу республика буенча зур күрсәткеч. 32 мең тонна ит җитештерелә, шуның 26 мең тоннасы кош ите, калганы мөгезле эре терлек ите. Болар бар да районыбызның игенче-терлекчеләренең фидакарь хезмәт җимеше,- дип, кат-кат авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рәхмәтен белдерде Энгель Нәвап улы.

 

Ул шулай ук авыл җирлекләренең, оешма предприятиеләрнең Сабан туена ныклап әзерләнүен, чистарту, төзекләндерү эшләренә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Энгель Фәттахов үз чыгышын Сабан туе ачылышының төп идеясен Тукаебыз шигыре белән тәмамлады: 


- Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;. Бәйләмеш бу җиргә безне Тәңребез (Гыйззе вә Җәл).


 
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Сабан туе бәйрәме кунакларын татар һәм рус телләрендә сәламләде. Милли бәйрәмебез һәм Россия көне белән тәбрик итте. Милли лидерыбыз Россия президенты В. Путин әйткәнчә, хәзер без күпмилләтле зур илебезнең тарихи чикләрен кайтарган һәм ныгыткан чорында яшибез. Татарстан Россия Федерациясенең иң зур үсеш кичергән алгарышлы республикасы. Ә Актаныш районы һәрьяклап Татарстанда беренче урыннарны биләүчеләрнең берсе. Васил Гаяз улы авыл хуҗалыгы тармагын үстерү өчен республикадан зур ярдәм күрсәтелүен, шуңа күрә малчылыкта, игенчелектә тагы да зуррак уңышларга ирешергә язсын, диде. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның Сабан туе мөрәҗәгатен юллаганнан соң Васил Шәйхразыев районыбыз башлыгы Энгель Фәттаховны туган көне белән котлады. Районыбызның үсеше өчен озак еллар хезмәт куйган республикадагы иң танылган, иң булдыклы җитәкчеләрнең берсе Энгель Нәвап улына ата-бабалар туфрагында балалар, оныклар өчен тагын озак еллар матур итеп эшләвен теләде. 


Республика һәм район җитәкчеләре районыбыз алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырдылар. Кыр батырларын һәм алдынгы терлекчеләрне бүләкләделәр. 


Актаныш Татарстан һәм Башкортстан Республикаларын тоташтыручы буларак та үзенчәлекле төбәк. Бүген районыбыз халкын хөрмәт итеп Башкортстан Республикасы Корылтае депутаты Булат Юмазов, Дүртөйле шәһәре мэры Ильмир Гәрәев, Краснокама районы башлыгы Рөстәм Мусин Сабан туена килделәр һәм котлауларын җиткерделәр. Чыгыш ясаучыларның һәрберсе районыбызның төзеклегенә, чисталыгына соклануын белдерде, Сабан туеның оештырылуын югары бәяләде. 

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X