Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
2024- ГАИЛӘ ЕЛЫ

Актаныш районында 50нче никах: Махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз кызының туена кайтты

Бүген Актаныш районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә елның илленче никахы- Данияр Шәймурзин белән Лиана Галимованың гаиләләрен рәсмиләштерү тантанасы узды. Кияве белән кызының туена махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз Илнар Галимов та кайткан иде. Яшьләрне мәхәббәт бәйрәме белән котларга Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та килде.

Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева тантаналар залына җыелган кунакларны яшь парларыбыз белән таныштырды, гаилә төзүнең никадәр җаваплы гамәл булуын искәртеп сүз-теләкләрен җиткерде. Данияр һәм Лиана бер-берсенә һәрчак тугры, терәк һәм кирәк булырга вәгъдәләр бирешеп ЗАГС таныклыгына имзаларын салдылар, саф мәхәббәт билгесе- алтын балдаклар белән алыштылар.  

Актаныш районы башылыгы Ленар Зарипов Данияр белән Лианага бәхетле тормыш теләде, әти-әниләре, әби-бабаларын сөендереп, балалар алып кайтып, тыныч тормышта яшәүләрен теләде. Утлар-сулар кичеп туйга кайткан Лиананың әтисе Илнар Галимовка рәхмәтләрен белдерде.

Илебезне саклап яу кырларында үз-үзләрен аямыйча көрәшүче батырларыбызга, аларның берсе булган Илнар якташыбызга исән-сау туган якларыбызга җиңү белән кайтсыннар дип изге теләкләрен җиткерде.

Илнар Галимов махсус хәрби операциягә 2022 елның 27 октябрендә мобилизацияләнә. Кызы белән киявенең туе уңаеннан аңа ике атналык ял бирәләр, аңа кадәр өч тапкыр отпускага кайтып килә ул. Илнар армия хезмәтен Чечняда узган, аннан соң да Таҗикстанда кайнар ноктада хезмәт иткән. Хәзер Украинада неонацизмга каршы көрәшә: “Балаларның киләчәге тыныч, туачак оныкларымның киләчәге якты булсын!”, ди сугышчы якташыбыз.

Данияр белән Лиананың туе барлык туганнарны бергә җыйды. Лиананың дәү әтисе белән дәү әнисе Иске Сәфәр авылында яшәүче Нәфисә апа белән Рифкать Галимовлар 45 бергә тату тормыш итүче үрнәк гаиләләрнең берсе, Рифкать абый үзенең әти-әниләренең 67 ел бергә яшәүләрен әйтеп шаккаттырды.

“Оныкларыбыз карт әби-бабасы кебек аңлашып, бер-берсенә юл куеп яшәсеннәр, алардан үрнәк алсыннар иде”, ди ул. Уллары Илнар өчен дә ут йота ата-ана. Киленнәрен, оныкларын юатып, бар да яхшы булыр, дип өмет уятып берләшеп яшиләр.

Иске Сәфәр авылы егете Данияр хәрби хезмәт үтеп кайткач, армиядән көтеп алган сөйгәне белән тизрәк кавышып гаилә корырга уйлый. Әлегә технология техникумында укучы 19 яшьлек Лиана да яраткан егетенең тәкъдименә каршы килми. Бүген ике яклап та әти-әниләр ул-кызларына иң изге теләкләрен җиткерделәр, туганнар да аларның шатлыкларын уртаклашып тантанага килгәннәр. Кәләш белән кияү аларның күңелләрен шатлыкка төреп бер-берсен котладылар, татарча матур җырларга вальс әйләнделәр, бәхетегез гомерлек булсын, яшьләр!

Ләйсән Газизова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев