Актаныш

Актаныш районы

16+
2024- ГАИЛӘ ЕЛЫ

Актанышның Алдынгылар слетында Венера Сабитовага “Ана даны – Материнская слава” медале тапшырылды

Актаныш районы Киров авылында яшәүче Венера Сабитовага Алдынгылар слетында “Ана даны – Материнская слава” медале тапшырылды.

Өч балалары үсеп беткәч, тәрбиягә ун бала алган Алмас һәм Венера Сабитовларны Актанышта гына түгел, республикада да яхшы беләләр, дип яза «Татарстан» журналы. Алар катнашмаган конкурс калдымы икән? (Җиңүләре дә күп). Венера ханым социаль челтәрләрдә дә актив – тормышларын күрсәтеп бара.

-Әлбәттә, бик куандык,- диде Венера Сабитова. – Дөресен генә әйткәндә, “Ана даны” медален алырмын дип тә уйламадым. Кәгазь эше бик күп, җиде кат иләк аша чыгарга кирәк. Рәхмәт, дусларыма, гаиләмә. Дизайнер булып эшләүче Радмир Ахияров теләктәшлек күрсәтеп, киңәшләрен биреп торды. Әлбәттә, Актаныш район админстрациясенең дә ярдәмен тойдык, аеруча Дания Касыймовна рәхмәт. Әйткәнемчә, документ эше бик күп, аннан башка булмый иде. Алга таба да матур итеп гомер итәргә язсын. Балаларыбыз исән-имин булып, йөзгә кызыллык китермичә, бәхетле тормышта яшәсеннәр. Барысын да алар өчен дип эшлибез бит...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев