Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
2024- ГАИЛӘ ЕЛЫ

Гаилә мәктәбе дәресендә: Актаныш ЗАГСында әниләрне хөрмәтләү турында сөйләштеләр

Бүген Актаныш районы ЗАГС бүлегендә Гаилә мәктәбенең чираттагы дәресе узды. Әниләр көненә багышланган дәрестә Актанышның икенче санлы мәктәбе укучылары катнашты.

Актаныш районы ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева Гаилә дәресенә килгән укучыларны сәламләп, бүгенге очрашуның ноябрьнең соңгы якшәмбесендә бәйрәм ителгән Әниләр көненә багышлануын әйтте.

Төп темага күчкәнче, Гөлфинә Баян кызы кеше тормышында гаиләнең нинди урын тотуын, җәмгыятьнең кечкенә генә бер ячейкасын бәхетле итү, ир һәм хатын мөнәсәбәтләрен хәзердән үк дөрес итеп көйләргә өйрәнү кирәклеген әйтте.

2011 елда башланып киткән гаилә дәресләрен узган мәктәп укучылары чыннан да гаилә коруга, аны саклауга җитди карый.

Димәк дәресләрдә үтемле чыгыш ясаган дин әһелләре, психолог, медицина хезмәткәрләренең системалы хезмәте юкка чыкмаган, матур нәтиҗәләргә китергән. Районда яшьләр арасында аерылышу очраклары булмау моңа дәлил.

Аерылышырга гариза язучыларның күпчелеге 20-25 ел бергә яшәгән парлар икән. Балалар үсеп җитеп, үзләре гаилә коргач, ир белән хатын бергә яшәүнең мәгънәсен югалтканнар. Бу, әлбәттә, бик аяныч.

Мондый хаталар килеп чыкмасын өчен психолог Фәймә Шәйгәрданова үзеңә тиң яр сайлау буенча дәлилле киңәшләрен җиткерде.

Тормыш мисаллары белән аңлату хәтердә ныграк кала бит. Фәймә Зиннур кызы ир һәм хатынның гаиләдәге бурычлары, бигрәк тә бүгенге дәрескә төп сөйләшү темасы итеп алынган әниләрне хөрмәтләү, кадерләү турында зирәк сүзләрен җиткерде. 

57 бистә мәчете имамы Раушан Хөснетдиновның да чыгышын яшүсмерләр зур кызыксыну белән тыңлады. Хәзрәт ислам дине күзлегеннән гаилә кыйммәтләре, гаиләнең нуры булган кадерле әниләрнең хакын аңлатты. 

Укучыларның остазлары шундый эчтәлекле, тәрбияви дәрес оештырулары өчен район ЗАГС бүлегенә, лекторларга рәхмәт белдерде.

Гаилә дәресе күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев