Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
2024- ГАИЛӘ ЕЛЫ

Путин күпбалалы гаиләләргә яңа түләү кертергә тәкъдим иткән

Бу мәсьәләне хәл кылуга җаваплы итеп Россия Премьер-министры Михаил Мишустин билгеләнгән.

 

Россиядә күпбалалы гаиләләр өчен яңа түләү кертергә мөмкиннән. Аның Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылылык көненә багышланачагы мәгълүм. Президент Владимир Путин “Это у нас семейное” бәйгесе финалына чыккан гаиләләр белән очрашу йомгаклары буенча шундый бурыч йөкләгән.

Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап, күпбалалы гаиләләргә еллык түләү билгеләргә”, – диелгән бурычлар исемлегенең бер пунктында.

Әлеге мәсьәләне хәл кылуга җаваплы итеп Россия Премьер-министры Михаил Мишустин билгеләнгән. Ул быел 1 декабрьгә кадәр бу җәһәттән башкарылган эш турында мәгълүматлар тапшырырга тиеш.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев