Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
2024- ГАИЛӘ ЕЛЫ

Табанлыкүл авыл клубында «Күңелле каникуллар»да гаилә белән ял иттеләр

Табанлыкүл авыл клубында балалар өчен Халыклар бердәмлеге көне алдыннан «Күңелле каникуллар» дип аталган мавыктыргыч чара узды.

Бу вакыйга әниләрне, әбиләрне, балаларны бергә җыйды. Бәйрәм барышында китапханәче Дилбәр Әхәтова Халыклар бердәмлеге көненә бәйләп илебездәге күпмилләтле халыкның үзара дус һәм тату яшәүләре, дәүләт символлары турында сөйләде. Әлеге темага төрле уеннар һәм конкурслар оештырды.

«Күңелле каникуллар» кичәсенең икенче өлешендә китапханәче Дилбәр Әхәтова тасмалардан чәчәкләр ясау буенча мастер-класс үткәрде. Катнашучылар үз куллары белән матур эшләнмәләр ясадылар, үз эшләренә карап сокландылар. Күп әниләр мондый иҗади биремнәрне өйрәнүне дәвам итәргә теләк белдерде.

Актив уеннардан һәм мастер-класслардан соң чара чәй өстәле янында җылы әңгәмә белән дәвам итте, сөйләшә-сөйләшә балалар һәм өлкәннәр тәэсирләре белән уртаклаштылар. 

"Күңелле каникуллар" гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм дусларча аралашу өчен бик яхшы мөмкинлек булды.

Киләчәктә дә авыл клубы яңа очрашулар һәм кызыклы чаралардан гөрләп торсын! 

Напомним, в России 2024 год официально объявлен Годом семьи по указу Президента России Владимира Путина. Решение принято, чтобы популяризировать политику в сфере защиты семьи и сохранить традиционные семейные ценности.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә 2024 ел рәсми рәвештә Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Гаилә елы дип игълан ителде. Карар гаиләне яклау өлкәсендә сәясәтне популярлаштыру һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өчен кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев