Актаныш

Актаныш районы

16+
Ә безнең ишек алдында...

Актанышлыларны «Безнең ишегалды» концертына чакырабыз!

Хөрмәтле актанышлылар! Сезне «Татарстанда җәй» проекты кысаларында үткәрелүче «Безнең ишегалды» концертына чакырабыз. Концерт Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае каршындагы мәйданды 14 август көнне 17:00 сәгатьтә башлана.

Бүген сезне бай программа көтә- Мәдәният һәм Ленин паркларында мини ярминкә, күргәзмәләр, мастер-класслар эшли. Истәлекле көн Муса Җәлил исемендәге "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашындагы концерт белән тәмамланачак.

Елдан-ел Актаныш районының инфраструктурасында һәм социаль өлкәсендә Рөстәм Нургалиевич ярдәме белән бик зур  уңай үзгәрешләр күзәтелә. Соңгы вакытта гына да халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән берничә төп проект гамәлгә ашырылды.

Төзекләндерелгән җәмәгать киңлекләреннән тыш, 2020 елдан ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов программасы буенча ишегаллары яңартыла. 3 ел эчендә 12 ишегалды төзекләндерелгән. Бу - халыкның, хакимиятнең республика җитәкчелегенең уртак эше нәтиҗәсе. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев