Актаныш остасы Татарстан картасын чигүдә катнашты
3 ноябрьдә Татарстан Республикасының чигелгән картасын ТР Милли музее фондларына тапшыру тантанасы узды. Әлеге карта республиканың 43 районы, 2 шәһәр округының театраль мәдәни, тарихи биографик элементлары белән чигелгән. Анда Актаныш районы территориясе дә лаеклы урынын алды.
Татарстан картасын чигүдә 52 чигү остасы белән берлектә Актаныш районы балалар сәнгать мәктәбе педагогы Ләйлә Галимова катнашты. Осталар тарафыннан иң борынгы чигү ысулы — тамбур кулланылган.
Картага игътибар итсәк: ул дәүләт төсләре белән чигелгән. Һәр төс символик мәгънәгә ия: яшел-тормыш, үсеш һәм яңа казанышларны чагылдыра, ак төс дөньяны, ниятләрнең пакьлеген, кызыл — тормыш төсен, куәтне гәүдәләндерә.
"Татарстанның чиккән картасы" проекты 2023 елда игълан ителгән "Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләрне саклау елы" кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Р. Миңнеханов, Татарстан хөкүмәте һәм мәдәният министрлыгы теләктәшлегендә тормышка ашырылды.
Республикабызның чигүче осталары чигүле картада үз районнарына гына хас үзенчәлекләрне күрсәтә алган.
Шулай ук әлеге проект кысаларында һәр район вәкиле тарихи сөлге сайлап алып, күчереп чикте. Сөлгеләр дә Милли музейда сакланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев