Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Бүген районыбызның иң оста шәҗәрәчеләрен бүләкләделәр

Бүген район архивында «Минем шәҗәрәм» республика Шәҗәрә тикшеренүләре конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләрен хөрмәтләделәр.

            Район башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Айгөл Галимҗанова "Минем шәҗәрәм" республика Шәҗәрә тикшеренүләре конкурсының муниципаль этабында катнаучыларга рәхмәтен белдерде. Чөнки шәҗәрә төзү катлаулы, күп вакыт сорый торган гамәл. Әби-бабайлар сөйләннәрдән чыгып кына тулы нәсел чылбырын төзү мөмкин түгел. Үз нәсел-нәсәпләренең шәҗәрәләрен төзүчеләр районда сирәгәеп бара. Аның өчен архивларга барырга, документларны табып өйрәнергә, хуҗалык кенәгәләрен барларга кирәк. "Минем шәҗәрәм" бәйгесе башланган елларда катнашучылар саны бермә-бер күп булган. Әмма хәзерге конкурс эшләре сан буенча калышсалар да, сыйфат ягыннан бик күпкә өстен. 

           Быел  "Минем шәҗәрәм" конкурсына 30дан артык эш килгән. Бүген лар арасында җиңү яулаганнарының авторларына Айгөл Галиҗанова дипломнар, бүләкләр тапшырды. 

1- 4 сыйныфлар арасында Мари Суксуы мәктәбеннән Арсланова Элина (10 яшь)- I урын;

5-8 сыйныфлар арасында Чуракай мәктәбеннән Сәлахова Таңсылу (12 яшь) I урын;
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиядән  Мингазова Гөлзирә II урын; 
Шәйхәйдәрова Әминә III урын; 

9-11  сыйныфлар арасында Такталачык мәктәбеннән Газетдинова Гөльяр (16 яшь) I урын өчен хөрмәтләнделәр. 

               Айгөл Галимҗанова Татарстан Республикасында үткәрелә торган  «Эхо веков 
в истории семьи – Тарихта без эзлебез» конкурсының быелгы муниципаль этап җиңүчесе - Шиһаповларның республика бәйгесендә уңышлы катнашуларын билгеләп узды. Әлеге гаилә дәвамчыларына ныклы әзерлекләре өчен шулай ук рәхмәт белдерде. 
   
                    Уразай мәдәният йорты җитәкчесе Шарипова Рима Дамир кызына,  “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте “Актаныш информ” филиалы җиҗәксенең телевидение буенча урынбасары Салахова Регина Рафаэль кызына, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернатның татар теле укытучысы Шәрипова Чулпан Рәмзил кызына  район Башкарма комитеты җитәкчесенең рәхмәт хатларын тапшырды. Матур итеп чыгыш ясаган Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернат укучылары Сәлахова Эвелина, Шәрипова Айзилә,  Сәлахова Аделина, Шәрипов Раяз, Шәрипова Сюмбель, «Умырзая» балалар бакчасы балалары Сәлахова Элина, Шәрипов Раян һәм Минзәлә педагогия көллияте укучысы Шиһапова Таңсылуга да бүләкләр бирде. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев