Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

ИКЕ БӘЙРӘМНЕ БЕР ИТЕП: «Каенкай» бакчасында өлкәннәрне «Көзге ярминкә»дә хөрмәтләделәр (фото һәм видео)

Көзге ярминкәләр- муллык, байлык билгесе. Актанышның «Каенкай» балалар бакчасы көзге ярминкәне очрашу бәйрәменә әверелдерде.

                    Соңгы  өч елда коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында бергә күрешү- җыелулар тыелып торган иде. Ә "Каенкай"да өлкәннәр көнен ел саен зурлап билгеләп үтү гадәткә кергән.

Быел исә бакча коллективы өлкәннәрне "Көзге ярминкә"дә очраштырды.

Көне дә кояшлы, матур - күңел күтәренкелеге өстәп тәрбиячеләр балалар белән берлектә театральләштерелгән тамаша күрсәтте.

Нәниләр җырладылар, биеделәр, көз темасына багышланган шигырьлләр сөйләделәр. 

            Балаларның әти-әниләре дә көзге ярминкәнең кунаклары булды. Бакча янында гына урнашкан "Агыйдел" Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистларының күбесенең балалары әлеге бакчага йөри.

Әти- әниләр бакча тормышында актив катнаша.

3 яшьлек Диананың әти-әнисе Ленар һәм Венера Дмитриевлар татар биюен башкарганда ярминкәдәгеләрнең игътибары фәкать аларда гына булды- бигрәк оста биеделәр!

Бакчада 28 ел музыка тәрбиячесе, хореограф булып эшләгән Фәүзия Фатыйхова 4 нче ел лаеклы ялда. Бәйрәмгә чакыргач, бик рәхәтләнеп ярминкәгә килгән:

- "Каенкай"- иң яраткан балар бакчам! Хезмәттәшләремне сагынып килдем. Бәйрәмнәр бездә һәрвакыт бик күңелле үтә иде. Бүгенге ярминкәгә матур әзерләгәннәр,- ди ул елмаеп.

 

        "Каенкай" бакчасы мөдире Йолдыз Нургалиева балаларга ярминкәнең тәрбияви тәэсире зур дип бәяли, профориентация белән бергә хезмәт тәрбиясе дә бирелә.

 

-  Яз көне кечкенә генә орлыкны утыртабыз да, җәй буе тәрбияләп үстергәч, зур уңыш алабыз. Балаларга шушы процессны күзәтергә мөмкинлек бирәбез, һәр мизгелне күрсәтәбез. Шулай итеп бакчачы һөнәре турында мәгълүмат бирәбез. Ярминкәдә балалар әти-әниләре белән әзерләп алып килгән яшелчә, җиләк-җимешләрне сатып карыйлар. Финанс грамоталылыгы белән бергә сатучы һөнәре турында да белемнәргә ия булалар,- ди Йолдыз Сәет кызы. 

   "Каенкай"ның һәр төркеменең үз сату ноктасы. Нәрсә генә юк монда- суган, бәрәңге, кишер, сарымсак, слива, алма...

Барысы да үзебезнең як табигатендә үстерелгән бакча нигъмәтләре. Һәрберсе табын түренә килгәнче тырыш хезмәт куеп үстерелгән. Бакчаның өлкән тәрбиячесе Айгөл Әюпова ярминкәдән кергән акчага төркем бүлмәсенә кирәк-яраклар сатып алыначагын әйтте.

        "Көзге ярминкә"дә РТС ягында яшәүче өлкәннәр дә килеп рәхәтләнеп ял итте. Бакча педагоглары сурәткә төшү өчен көзге бизәкләрдән бик матур фотозона әзерләгәннәр. 

Төркемләп тә, аерым да кунаклар әлеге мизгелләрне мәңгеләштерде. Бәйрәм ахырына таба бакча ишегалдына тәмле коймак исе таралды.

Саф һавада пешекче апалар пешергән таба ашыннан теләүчеләрнең һәммәсе авыз итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев