Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Китапханә дөньясының остазы: Гамбәрия Гәрәеваның тууына 100 ел

Бүген районыбызның тантаналар залында Актаныш районында данлы эз калдырган шәхес, килгән кунаклар данлыклы китапханәче, остаз Гамбәрия Гәрәеваны искә алдылар. Гамбәрия Сәетгәрәй кызының тууына 100 ел.

Безнең буын өчен Гамбәрия Гәрәева исеме аның балалары- кызы Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Энҗе Вахитова, кияве, Казандагы Актанышлык якташлык җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов аша таныш. Балалары әти-әниләренең истәлеген кадерләп саклыйлар, төрле якларга таралышсалар да, туган як, дип өзелеп торалар. Хәтта Гамбәрия апалар яшәгән йорт урынына- РТС бистәсендә мәчет төзетеп куйдылар. Әлеге Аллаһ йорты моннан 100 ел элек туган Гамбәрия Гәрәева исемен йөртә. «Гамбәрия» мәчетеннән яңгыраган азан тавышы авылдашларыбызны әдәпкә, әхлакка, хак динебез исламга әйди. Нәкъ Гамбәрия апаның үзе кебек. 

Гамбәрия Гәрәева кулы астында хезмәт юлын башлаган китапханәчеләр хәзер инде үзләре лаеклы ялда. Әмма остазлары белән эшләгән елларны бүгенгедәй ачык хәтерлиләр. Бүгенге искә алу чарасында аларның һәрберсе остазларын рәхмәт хисләре белән хәтерләрендә яңартты. Хезмәт сөючән, тәртипле, таләпчән, көчле оештыра белү сәләтенә ия Гамбәрия Сәетгәрәй кызы район китапханәсен җитәкләү белән бергә җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Туры сүзле, гаделсезлеккә юл куймый торган холыклы булуы аңа тормышында һич кенә дә комачау итми. Киресенчә, бик күпләр туры юлга басалар, рәнҗетелгәннәр аның янында яклау таба. Мескеннәргә, гарипләргә илтифатлы карашы, хәттә өенә алып кереп, юындырып, ашатып, эчертеп, күчтәнәчләр биреп озатуы хәзерге чор кешеләренә дә өлге. Кызы Энҗе апа «Бәлки әниебезнең шундый мәрхәмәтле, күп рәхмәтләргә ия булуы тормышыбызны матур, мәгънәле иткәндер», ди. 

Туган-тумачалары, якыннары Гамбәрия апаларының бар нәселне бер йодрыкка туплап торуын хәтерләрендә яңартты.  Актаныштагы МТСка хуҗалыклардан машина-трактор төзәтергә килгән туганнары бик еш аларга куна керә, проблемалары булса да көчле ханымнан киңәш сорыйлар. Гаиләдә ире Муллаян абый да аны бик хөрмәт итеп яши. Балалары Энҗе белән Алмаз тормышларында, сайлаган һөнәрләрендә зур уңышларга ирешәләр.

Бу якты үрләр яулауда әниләренең дә этәргече, йогынтысы бик көчле була. Белемгә омтылыш, фән-техника, замана яңалыкларыннан читтә калмау, актив тормыш позициясе- Гамбәрия апа үзе дә балаларга үрнәк ханым булган.

Район Үзәк китапханәсе һәм Туган якны өйрәнү музее, ветераннар советы белән берлектә оештырылган әлеге кичә бик тәрбияви әһәмияткә ия чараларның берсе. 

Гаилә елында шундый күркәм гаиләнең терәге, ил-көнгә танылган кыз-ул үстергән ана, җәмәгать эшлеклесе турында сөйләү, халыкка таныту бик тә кирәкле гамәл. Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова Гамбәрия Гәрәева кебек танылган якташлырыбызны искә алуларны тагы да ешрак оештырырга кирәклеген әйтте. Китапханәчеләрнең элек тә, хәзер дә халыкны тәрбияләүче, матур әдәбият укырга этәргеч ясаучы һөнәр ияләре икәнлекләрен искәртте. Гамбәрия апаның 100 еллыгын оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе, кияве Вәсим Вахитовка озак еллар якташларыбызны туплап, актанышлыларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Казандагы Актаныш якташлык җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов Гамбәрия Гәрәева эшчәнлегенең киләчәктә дә дәвам ителүен теләде. Балалар кече яшьтән китап укып, китапханәгә йөреп, белемнәрен арттырса, киләчәгебез һәр яктан камил, зыялы шәхесләр кулында булачак. 

Кичә районыбыз артистларының музыкаль сәламнәре белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев