Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

639 нчы Яңа Әлем сайлау участогында 110 сайлаучы үз тавышын бирергә тиеш

Бүгенге бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Республикасы Актаныш районы Яңа Әлем бермандатлы 4 нче санлы сайлау округында Яңа Әлем советына да өстәмә депутат сайлаулары уза.

639 нчы Яңа Әлем сайлау участогында 110 сайлаучы үз тавышын бирергә тиеш.

Иртәнге 9.00 сәгатькә мәктәп китапханәсенә урнашкан участокка барлык сайлаучыларның 17-се килеп гражданлык бурычларын үтәгән.

Бу хакта безгә сайлау комиссиясе рәисе Данил Әгъләмов җиткерде. 

Сайлауларны күзәтүче- КПРФ партиясеннән Марсель Харисов сайлауларның тыныч узуын билгеләп үтте. 

-Халык сайлауларга акрынлап килә, барысы да тәртип белән бара. Көннәр бик матур тора бүген, кешеләр эшләрен тәмамлагач актив килерләр. Иң мөһиме- илебездә тынычлык булсын! Хәрби операциядәге балалар исән-сау кайтсыннар,-ди 1966 нчы елдан Коммунистлар партиясе әгъзасы булган Марсель Харисов. 

Сайлаулар барышына РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге һәм 103 нче янгын сагы бүлеге вәкилләре дә күзәтчелек итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев