Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Актаныш технология техникумында СВОда һәлак булган Раил Надриевның исемен мәңгеләштерәләр

Бүген районыбызда патриотик рухта мөһим чаралар уза. Актаныш технология техникумында 2022 елда махсус хәрби операциядә һәлак булган Раил Надриевның исемен мәңгеләштерәләр.

             Раил районыбызның авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләүче уку йорты өчен чит кеше түгел. Мари Суыксуы мәктәбен тәмамлагач ул биредә һөнәр ала. Соңыннан озак та үтми армия сафларына китә. Хәрби хезмәтен төгәлләгәч СВОда катнашу өчен үз теләге белән контракт төзи. Авырлыклар алдында каушап калмаска өйрәнгән егет дошман белән бәрелешләрнең берсендә иптәшләренең гомерен саклап калу бәрабәренә һәлак була.

               Бүген якташ героебезның исемен мәңгеләштереп технология техникумында Раил Надриев исәлегенә мемориаль такта куела. Тантаналы чарада Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, башкарма комитет җитәкчесе рөстәм Ильясов үзенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова катнаша. Әлеге вакытта биредә "Актаныш-информ"ның иҗат коллективы эшли.

          Мемориаль такта кую чарасы турында алдагы язмаларыбыздан укый алырсыз. Безнең Актаныш-информ" сайтын карап барыгыз. 

Махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбыз Раил Надриев- батырлык һәм горурлык үрнәге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев