Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов Карт авылының иң өлкән кешесен котлады

Карт авылында яшәүче Нәгыймә Зарипова бүген үзенең зур юбилеен каршылый. Нәгыймә әбигә 90 яшь тулды.

           Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясовның Татар Суыксуы авыл җирлегенә караган Карт авылына килүе дә нәкъ тә менә шушы олы бәйрәм хөрмәтенә иде. Нәгыймә Латыйп кызы район җитәкчелеге кулыннан Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикнамәсен кабул итеп алды. Шулай ук тыл ветеранына район башлыгы Ленар Зарипов та үзенең котлау хатын һәм исемле күчтәнәч кабын юллаган. 

        Нәгыймә әбине Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина да хөрмәтләп изге теләкләрен җиткерде.  

     Без дә үз чиратыбызда районыбызның 90 яшәрләр сафын тулыландырган өлкәнебезне чын күңелдән юбилее белән тәбрик итәбез. Ныклы саулык, исәнлек, якыннарының кайгыртуын тоеп яшәвен телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев