Хөрмәтле укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр!
Сезне чын күңелдән Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлыйбыз!
1 сентябрь — һәркем өчен үзенчәлекле, якты һәм дулкынландыргыч бәйрәм. Мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче беренче сыйныф укучылары өчен ул яңа дөнья ачу чагы булса, югары сыйныфлар өчен — киләчәккә зур адымнар ясау вакыты.
-
Укучыларга — яңа белемнәр, югары балллар, илһам һәм ныклы дуслык телибез. Һәр дәрес сезнең өчен кызыклы ачышлар алып килсен!
-
Укытучыларга — сабырлык, иҗади уңышлар һәм укучыларыгызның казанышларына сөенү бәхете телибез. Сезнең хезмәтегез — бәяләп бетергесез зур хезмәт.
-
Әти-әниләргә — күңел тынычлыгы, түземлек һәм балаларыгызның уңышларына куанып яшәүне телибез.
Яңа уку елы ачышлар белән тулы, уңышлы һәм нәтиҗәле булсын! Бәйрәм белән!
Нет комментариев