Якташыбыз Денис Әхияров алтын медаль яулады!
Казанда Татарстан Республикасы Рәисе призына IV Халыкара ат спорты ярышлары узды. Ярышларда якташыбыз Денис Әхияров «Сапфира Ян» кушаматлы аты белән чираттагы тапкыр үзен оста чабышчы итеп күрсәтте һәм югары нәтиҗәләргә ирешеп, җиңүче кубогын, алтын медаль яулады.