Актаныш

Актаныш районы

18+
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

БЕЗДӘ КУНАКТА: Иске Богады мәктәбе укучылары редакция эше белән танышты

Февральнең бүгенге салкынча иртәсендә редакциябез бала-чагаларның шат авазыннан, аларның безгә биргән күпсанлы сорауларыннан шау-гөр килеп торды. Вакытлы матбугат, радио, телевидение һәм гомумән, журналистика эшчәнлеге белән танышырга безгә Иске Богады авылыннан 1нче сыйныф укучылары килгән иде. Алар кызыксынып һәр юнәлеш белән таныштылар, күзләрендә – кызыксыну чаткылары балкыды.

                                      Укытучылары Миләүшә Мулланур кызы Әхмәдуллина да мактау сүзләренә лаек. Халыкара туган тел көнендә, иртүк укучыларына, аларның әти-әниләренә шундый матур сәяхәт оештырган. Укучылар туган телдә, ана телендә ятлаган шигырьләрен тавыш яздыру студияләрендә дә яздыртып карадылар.

Реклама
https://


                                      Ахырдан, балаларны үзебезнең яшь хәбәрчеләребез, актив хәбәрчеләребез сафын тулыландырып, мәктәп һәм авыл тормышы хакындагы язмаларын, хикәяләрен һәм нәсерләрен безгә җибәреп торырга үгет-нәсыйхатләр бирдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://