Бүген Актанышта Яңа ел ярминкәсе- рәхим итегез!
Бүген Актанышың традицион ярминкә мәйданында яңа ел ярминкәсе уза.
Яңа ел ярминкәсе барышы белән Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов танышты. Кунаклар сату рәтләре буенча узып эшмәкәрләр белән аралашты.
Бүгенге ярминкәдә райондашларыбыздан тыш Чаллыдан, күрше Башкортстанның төрле шәһәрләреннән килгән сатучылар катнашты. Алар Яңа ел табыны корыр өчен барлык авыл хуҗалыгы продукциясен мулдан алып килгән. Эре мал ите, каз, күркә кебек кош түшкәләре, казылык, балыкларның иң яхшысын сайлап алырга зур мөмкинлек бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев