Көзге муллыктан зур өлеш
Игелекле Актаныш

Көзге муллыктан зур өлеш

Югары Яхшый җирлегендә гошер сәдакасы җыю оештырылды. Гошер сәдакасы белән бергә махсус хәрби операциядәге егетләргә кирәк-яраклар да җыелды.

Быел бу чарага 66 хуҗалык кушылды. Авыл халкы бәрәңге, кишер, кызыл чөгендер, кәбестә, суган, сарымсак, ярма, токмач, тозлы кыяр, салат, кайнатма, компот, бал, чәй, 7000 сум акча һ. б. бирде.

Җыелган продукция һәм кирәк-яраклар районыбызның Җәмигъ мәчете каршындагы "Ихлас гамәл" бинасына илтеп тапшырылды. Җыелган уңышның бер өлеше мәдрәсәләргә таратылачак, бер өлеше махсус хәрби операциядәге солдатларга коры ашлар ясау өчен кулланылачак.

Баллар, салат, тозлы яшелчә, компот, кайнатмалар һәм җыелган кирәк-ярак та яу кырына озатылачак.


Нет комментариев