Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Яңа Богады авылында яшәүче тыл ветераны Вәсим Муллахмәтовка В. Путинның котлавын тапшырдылар

Яңа Богады авылында яшәүче тыл ветераны Вәсим Муллахмәтовка 90 яшь тула. Вәсим Муллахмәт улын олуг юбилее белән Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева котлап Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.

Вәсим Муллахмәтов 1934 елның 15 февралендә Актаныш районының Яңа Богады авылында дөньяга килә.

Бар гомере туган авылында уза Вәсим абыйның. Бөек атан сугышы елларында ук аңа колхоз эшендә өлкәннәр белән хезмәт куярга туры килә. Яшьтәшләре белән Бөек Җиңү таңын якынайтуда үзләреннән зур өлеш кертүчеләр буыны илебез җитәкчелегенең дә игътибарында. Россия президенты Владимир Путинның тәбрикнамәсендә Вәсим абыйга карата олы хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре язылган. 

Лиана Рамил кызы юбилярга районыбыз башлыгы Ленар Зариповның котлауларын җиткерде, күчтәнәчләрен тапшырды. Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов та хөрмәтле авылдашын бәйрәме белән тәбрикләп изге теләкләр әйтте.

Бүген Вәсим абый ялгызы гомер кичерсә дә, моңсуланырга вакыты юк, балалары, оныклары һәрвакыт кайтып, хлен белеп торалар. Үзе дә хәрәкәттә-бәрәкт дип, әле бакчада кайнаша, әле кибеттән әйләнеп авылдашлары белән аралашып кайта. Тормышны яратучан ак бабай булып, янәшәдәгеләрнең хөрмәтен тоеп матур итеп яши ул. 

Юбиляр райондашыбызны без дә түгәрәк бәйрәме белән котлыйбыз, сау-сәламәт булып йөзгә җитүен теләп калабыз.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев