12 ноябрьдә Күҗәкә авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узачак.
«Яхшылык йөрәкләрне берләштерә!» («Добро объединяет сердца») шигаре астында оештырылган чараның төп максаты — махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә рухи һәм матди ярдәм күрсәтү, тыл белән алгы сызык арасындагы бердәмлекне ныгыту.
Концерт «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!», «Бүгенгене яклау — тыныч киләчәк!» дигән чакырулар белән үтәчәк.
Музыка йөрәкләрне берләштерә, изге гамәлләр бердәмлекне ныгыта! Һәркемнең ярдәме мөһим. Әйдәгез, безне саклаучыларга терәк булыйк!
Хәйрия концертына рәхим итегез!
📅 12 ноябрь, 19:00 сәгатьтә
📍 Күҗәкә авылы
Бергә булганда — көчле без! СВОда хезмәт итүче егетләребезне онытмыйк, аларга ярдәм итик!
Нет комментариев