Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Язылучыларыбыз күбрәк нинди темаларга битараф түгел?

Комментарийләр, откликлар «Актаныш-информ» ның социаль челтәрләрендәге ресурсларга күпләп килә.

Алар төрле тематикага багышланган. Алар үз эченә төрле фикерләрне колачлаган, гадәттә. Хуплау сүзләре дә, нинди дә булса тискәре күренешләргә берникадәр тәнкыйть тә була. Шулай ук комментарий итеп райондашлар көнүзәк сорауларын калдыралар. Без исә аларны вәкаләтле җитәкчеләргә, белгечләргә бирәбез. Һәм бу сорауларны күтәргән материаллар эшлибез.

Әле Яңа ел алдыннан гына «Телеграм» платформасына чыгарылган почта хакындагы постка да хәтсез генә комментарий килгән. Әйе, почта эшчәнлегенә быел аеруча игътибар артачагы да сизелә. Бу турыда республикакүләм матбугат чараларыннан да хәбәрдарбыз. Димәк, «Актаныш-информ» сәхифәләрен карап баручы язылучыларыбыз да көн кадагындагы темаларга өстенлек бирәләр, фикерләрен белдертәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев