Актаныш үзәк район хастаханәсе поликлиникасында өлкәннәрне, балаларны һәм йөкле хатын-кызларны гриппка каршы прививкалау бара. Вакцинация 2.13 нче кабинетта үткәрелә.
Грипп — сулыш юлларын зарарлаучы йогышлы авыру. Ул аеруча балалар, өлкән яшьтәге кешеләр, йөкле хатын-кызлар һәм хроник авырулары булган кешеләр өчен куркыныч булырга мөмкин. Вакцинация — гриппны һәм аның өзлегүләрен булдырмауның иң нәтиҗәле чараларының берсе.
Районда коллектив иммунитет формалаштыру өчен халыкның кимендә 60 процентын прививкалау максаты куелган. Бүгенге көнгә 4 меңнән артык өлкән кеше, шулай ук 975 бала һәм йөкле хатын-кыз гриппка каршы вакцинация узган.
Вакцинациянең максаты — һәр кешенең сәламәтлеген саклау белән беррәттән, җәмгыятьтә инфекция таралу куркынычын киметү. Прививка ясатучылар саны арткан саен, авыруның киң таралу ихтималы да кими.
Актаныш үзәк район хастаханәсе белгечләре райондашларны сәламәтлекләренә җаваплы карарга һәм гриппка каршы вакцинация узарга чакыра.
Нет комментариев