Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Исереклек яхшыга илтми: Кибеткә машина белән килеп кергән...

Исерек машина йөртүче Мәскәү өлкәсендәге Химкидагы торак йортның беренче катында урнашкан алкомаркетка бәрелгән.

«SHOT» «Телеграм» каналы мәгълүматы буенча, авария бүген иртән, сәгать җиденчедә, «Новогорск Парк» торак комплексында Иванов урамында килеп чыккан. Яллардан айнып җитмәгән 31 яшьлек водитель идарәне югалта һәм үзенең кызыл «Mercedes» машинасындп шәраб кибетенә бәрелә. Бәхеткә каршы, ул ябык булган әле. 

Авто янган, машина йөртүче котылып кала алган — аны авто бәреп кергән йортта яшәүче ир-ат тартып чыгарган. Юл-транспорт һәлакәтеннән соң зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар. Аягы сынган, авыз куышлыгы сөягенә зыян килгән...

Ярый әле кибеткә генә... Әйтик, сез өйдә чәй эчеп утырасыз, ди. Ә йортыгызны кинәт машина җимерә... Интернет челтәрендәге язмаларны карасак, болай торак-кибетләргә машина белән барып менүчеләр булгалап тора икән... Шулкадәр эчмәгез инде, иптәшләр!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев