Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Крафтлы туңдырма сатуны чикләрләрме?

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Гаврилов (КПРФ) мәктәпләр янындагы ларёкларда һәм кафеларда алкоголь кушылмалы туңдырманы сатуны тыярга тәкъдим иткән.

Бу хакта депутат әфәнде бик дәрәҗәле РИА Новости мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткән.

— Алкогольле туңдырманы, ә башка сүзләр белән крафт туңдырманы сатуда чикләү яхшырак. Аны мәктәп янында палаткаларда һәм кафеларда сатарга кирәкми, аңардагы спирт 4-6 градуска кадәр җитә. Ә теләсә нинди укучы әлеге крафт туңдырмасы сатып ала һәм исерергә мөмкин булып чыга. Әйе, мондый градуслы ашамлыктан соң соң хәтта өлкәннәргә дә руль артына утырырга ярамый, ди Гаврилов.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, мондый туңдырманы зур градуслы булмаган алкогольле эчемлекләр белән чагыштырырлык, шул ук вакытта сатуга чикләүләр юк, ягъни аны балигъ булмаганнар да сатып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев