Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Ленар Зарипов Түбән Камадагы якташлар белән очрашты

Түбән Кама шәһәрендә Актаныш якташларының очрашуы узды. Күңелле чара ачык һавада - Габдулла Тукай исемендәге ял һәм уку паркында оештырылды.

Истәлекле очрашуда Актаныш муниципаль районы Башлыгы Ленар Рафак улы да катнашты. Ә "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле, "Баламишкин" гармунчылар ансамбле, мәдәният хезмәткәрләренең искиткеч чыгышларын якташларыбыз кайнар алкышлар белән каршылады. 

Шуны да искәртеп китү урынлыдыр, әлеге парк танылган архитектор, Түбән Кама якташлар җәмгыяте җитәкчесе Ханов Фирдәвис Гайнетҗан улы проекты белән эшләнгән. Бу хезмәте өчен, быел ул Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев