Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Сыендыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар чыршы бәйрәмендә күңел ачты

Бүген, 27 декабрьдә балалар иҗат үзәгендә опека һәм сыендыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен чыршы бәйрәме узды.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Миркасыйм кызы Әнвәрова балаларга үзенең котлау сүзләрен җиткерде.

Бәйрәм күңелле җыр-уеннар белән дәвам итте.
Башкарма комитетның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Айгөл  Әхтәмова "Һәр елдагыча безгә күчтәнәч әзерләргә ярдәм кулы сузган, олы йөрәкле  "Актаныш" агрофирмасы җитәкчесе Рамил Фидүс улы Вәлиевкә зур рәхмәтебезне җиткерәбез", ди.


Рамил Вәлиев ярдәме белән 58 балага күчтәнәчләр әзерләнгән.

Оештыручылар балалар иҗат үзәге педагогларына да чыршы бәйрәмен күңелле, мавыктыргыч итеп әзерләгән өчен зур рәхмәтләрен әйттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев