Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

ХАЛЫК БӘЙРӘМЕ: Бүген 57 бистәдә яшәүчеләр үз чыршыларының утын кабызды

57 бистәдә яшәүчеләр өчен быелгы Яңа ел бәйрәме берләшү көченә ия буларак истә калачак. Биредә яшәүчеләр боз тавы янында беренче тапкыр чыршы бизәделәр. Бүген чыршының утларын кабызып күңелле ял оештырдылар.


57 бистә Актанышның иң күп халык яши торган  өлешенә әйләнде.

Монда 20-30 ел элек өй салып төпләнгәннәр дә, әле шушы елларда гына йорт-җир тергезгән гаиләләр дә яши.

Быел актив авылдашлар үзара киңәшеп бистәдә чыршы куярга уйладылар. Иганәчеләр дә үзләре, яшел гүзәлкәйне алып кайтучылар, матур итеп ут-гирляндалар куючылар да.


Бүгенге чыршы ачу тантанасын ике Сиринабыз- алып баручы Сирина Шәехова һәм җырчы-сандугач Сирина Исламовалар оештырды.

Дәртле җыр-биюләр, уен-бәйгеләр гөрләгәндә җыелган халыкны яраткан Кыш бабабыз-Рөстәм Мусин да килеп котлады. Кышкы каникулдагы балалар, мәктәпкә барасы, дәресләр әзерлисе булмагач, рәхәтләнеп тау шуды, әти-әниләре янына килеп татарча биюләргә дә кушылдылар.

Мондый халык өчен оештырылган бәйрәм һәркемгә бик ошады, авылдашлар нәкъ шушы урында тагы да очрашуларда күрешергә сүз куешты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев