Әниләр көне уңаеннан Актанышның «Яшьлек» яшьләр үзәгендә «Әниләргә мәхәббәт» дип исемләнгән матур концерт программасы тәкъдим ителде. Әниләргә булган олы мәхәббәтне, хөрмәтне һәм рәхмәт хисләрен җыр-моң аша җиткергән әлеге чара җылы, күтәренке рухта узды.
Чарада Актанышның 2 нче мәктәбе укучылары да актив катнашты. Яшь талантларның чыгышлары концертка аерым бер ямь өстәде.
Әни – һәркемнең тормышындагы иң кадерле кеше. Аның мәхәббәте, назлы сүзләре, кайгыртуы һәм җылы кочагы гомер буе озата бара. «Әниләргә мәхәббәт» концерты да әлеге олы хисләрне тагын бер кат искә төшереп, әниләргә рәхмәт әйтү, аларны сөендерү өчен матур сәбәп булды.
Бәйрәмнең төп бизәге булган җырлар, яшьләрнең иҗаты һәм ихлас чыгышлар тамашачылар күңелендә матур тәэсирләр калдырды.
Нет комментариев