Актаныш технология техникумы студентлары «Татарстан Республикасы аграр юнәлештәге һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучыларның техник иҗаты» республика бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап, призлы урынга лаек булдылар.
Әлеге мәртәбәле бәйгедә республиканың төрле районнарыннан килгән иң көчле яшь уйлап табучылар һәм булачак белгечләр көч сынашты. Яшьләр үзләренең инженерлык фикерләвен, заманча технологияләрне куллана белү осталыгын һәм агросәнәгать тармагы өчен файдалы проектлар әзерләү сәләтен күрсәттеләр.
Каты көндәшлек шартларында талантлы егетләребез — Данияр Вәлиев һәм Инзил Нурлыгаянов — югары әзерлек дәрәҗәсен раслап, абруйлы «Техник конструкцияләү» номинациясендә мактаулы 2 нче урынны яуладылар. Бу җиңү — егетләрнең тырыш хезмәте, белемгә омтылышы һәм үз һөнәрләренә чын күңелдән бирелгәнлеге нәтиҗәсе.
Команданы әлеге зур уңышка әзерләгән зирәк остазлары — Нурсил Фирдәвис улы Мөхәммәтдиновка олы рәхмәтебезне һәм тирән хөрмәтебезне белдерәбез! Сезнең төпле киңәшләрегез, бай тәҗрибәгез, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торуыгыз һәм студентларга булган ышанычыгыз югары дәрәҗәдәге проект булдырырга һәм җиңүгә ирешергә ярдәм итте.
Егетләрне һәм аларның остазын лаеклы бүләкләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмавыгызны, яңа һөнәри үрләр яулавыгызны һәм иң кыю техник идеяләрегезне тормышка ашыруыгызны телибез! Актанышыбыз сезнең белән горурлана!
Нет комментариев