Әниләр көне алдыннан Актанышбаш авылында узган «Йөрәктән йөрәккә» хәйрия концерты игелек, бердәмлек, рәхмәт һәм күңел җылысы белән сугарылган онытылмаслык бәйрәмгә әверелде.
Әниләргә – чәчәк, күңелләргә – җылылык
Концертның иң матур мизгелләре әле тамаша башланганчы ук булды. Авыл клубына килгән һәр әнине оештыручылар гөлчәчәкләр белән каршы алды. Бу гади генә бүләк түгел, ә гомер буе күңелдә кала торган игътибар, хөрмәт һәм рәхмәт билгесе.
Чәчәк бәйләмнәрен әзерләүдә иганәчеләр теләп катнашты. «Азалия» кибете (Инзилә Вәлиева, Лилия Сәгъдиева), «Садовод» кибете (Гөлинә Галимова, Алмаз Абдуллин), «ФлорЭльвин» кибете (Альбина һәм Фәндүс Газизовлар), «Цветы у Сирины» кибете (Сирина һәм Реналь Юнысовлар) әлеге матур башлангычка үз өлешләрен кертте.
Игелекнең зурлыгы аның бәясендә түгел, ә кемнеңдер күңелен күтәрә алуында. Актанышбашта бу көнне һәр әни үзен кадерле, кирәкле һәм хөрмәтле итеп хис итте.
Өч сәгатьлек концерт – бер мизгел кебек
Кичәнең алыштыргысыз алып баручылары Сирина Шәехова һәм Рөстәм Мусин тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итте. Аларның җылы теләкләре, йөрәкләргә үтеп керерлек сүзләре, нечкә һәм үзебезчә, Актанышча юморлары өч сәгатьлек концертны сизелмичә дә уздырырга ярдәм итте. Тамашачылар җырлады да, көлде дә, моңланды да, артистларны көчле алкышларга күмде.

Сәхнәдә районыбызның танылган сәләт ияләре белән беррәттән Актанышбашның үзешчән артистлары да чыгыш ясады. Гармунчылар, биючеләр, җырчылар, балалар һәм өлкәннәр – һәркем үзенең осталыгын, күңел байлыгын күрсәтте. Һәр чыгышта туган авылга мәхәббәт, тамашачыга хөрмәт, иҗатка тугрылык сизелеп торды.
Балаларның самими чыгышлары да, өлкәннәрнең тормыш тәҗрибәсе һәм моң белән сугарылган җырлары да халык күңеленә хуш килде. Сәхнәдәге һәр чыгышка алкышлар белән җавап бирделәр.
Фронттагы авылдашларга – ихлас рәхмәт
Кичә барышында махсус хәрби операциядә илебез азатлыгы һәм иминлеге өчен көрәшүче авылдашларны да җылы сүзләр белән искә алдылар. Айнур Гарипов, Умеджон Раджабов, Рәфил Харисов, Илдар Сәлимгәрәев, Илнур Хөсәеновка батырлыклары, ил алдындагы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерелде.
Шатлыклысы – Умеджон Раджабов үзе дә бу көнне авылдашлары белән бергә иде. Ул тамашаны зур кызыксыну белән карады, якташларының чыгышларын яратып кабул итте.
Махсус хәрби операциядә һәлак булган Фәндилнең уллары – Аяз һәм Фаяз Камаловлар да сәхнәгә күтәрелеп, тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды. Егетләр гармун уйнап, үзләренең сәләтләре белән сөендерде. Әниләре Флорида исә артистларга рәхмәт йөзеннән тәмле торт пешереп алып килгән. Бу да кичәгә аерым бер җылылык өстәде.

Авыл балаларының да махсус хәрби операциядәге егетләргә әйтер сүзләре бар. Флорида ханымның уллары укыган сыйныф укучылары һәм башка балалар солдатларга атап хатлар язган, рәсемнәр ясаган. Аларны маскировка челтәрләре белән бергә фронтка озатылачак посылкаларга урнаштырачаклар. Кечкенә куллар белән ясалган рәсемнәр, ихлас теләкләр, балаларның саф хисләре ерактагы солдатларга күңел җылысы булып барып ирешсен.
Авыл бердәмлеге – иң зур көч
Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Гадел Маликов та сәхнәдән авылдашларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул игелекле эшләрдә катнашкан, махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм иткән, авыл тормышына битараф булмаган һәркемнең хезмәтен билгеләп үтте. Үзе дә җыр башкарып, кичәгә үз өлешен кертте.
Актанышбаш клубының язмышы куркыныч астында калган вакытта авыл халкының бердәмлеге аеруча ачык күренә. Авылдашлар бергәләшеп клубны саклап калу өчен көрәшкәннәр, үзара оешып, махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү максатыннан маскировка челтәрләре үрү эшен башлап җибәргәннәр.
Бу эштә катнашучыларның тырышлыгы, бер-берсенә терәк булуы бүген дә дәвам итә. Альбина Хәбибуллина алга таба волонтерлык эшен тагын да җанландырырга, челтәр үрүне киңрәк җәелдерергә ниятләүләрен белдерде.
Актанышбаштагы бу кичә тагын бер кат шуны раслады: авылның көче – аның кешеләрендә, бердәмлегендә, бер-берсенә булган хөрмәтендә. Кемдер сәхнәгә чыгып җырлый, кемдер челтәр үрә, кемдер чәчәк бүләк итә, кемдер тәмле ризык әзерли, ә балалар хатлар яза. Һәркемнең үз өлеше, әмма максат бер – махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм итү, игелек кылу, күңелләренә өмет өстәү.
«Актаныш хәрәкәте – Движение Актаныш» волонтерлары Илина Арсланова һәм Фирдания Нуруллина да авылдашларга ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеге өчен хезмәт итүче егетләргә ярдәм күрсәткән, концертны оештыруда һәм хәйрия чарасына матди өлеш кертүдә катнашкан һәркемнең игелеген аерым билгеләп үттеләр. Ут эчендәге егетләребезгә ярдәм итүдә бердәмлек күрсәткән, читтә калмаган авылдашларга олы рәхмәтләрен белдерделәр. Концерттан 27 мең сум күләмендә акча керде.
«Йөрәктән йөрәккә» концертының исеме очраклы түгел. Бу көнне Актанышбашта йөрәктән чыккан җырлар, ихлас рәхмәт сүзләре, әниләргә булган мәхәббәт һәм фронттагы якташларга булган хөрмәт бер ноктада очрашты.
Игелекнең дәвамлы булуы, авылдашларның бердәмлеге, ярдәмгә мохтаҗларга битараф калмау – шушы матур кичәнең иң зур нәтиҗәсе шул. Алдагы хәйрия концерты 4 декабрь көнне Иске айман авылында оештырылачак.
Нет комментариев