Актанышта Сәнгать мәктәбенең 55 еллык юбилеена багышланган зур бәйрәм кичәсе узды. Илле биш ел — ул меңләгән талантлы укучылар, сәнгатькә чиксез бирелгәнлек, күпсанлы иҗади җиңүләр һәм буыннан-буынга күчүче күркәм традицияләр тарихы.
Тантана мәктәпнең үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган фильм күрсәтүдән башланды. Аннан соң сәхнәгә хореография бүлеге укучылары чыкты, барлык бүлекләрнең тантаналы дефилесы узды. Бәйрәм барышында төрле елларда мәктәпне җитәкләгән директорлар искә алынды: Илгиз Ганиев, Илдар Шәмсемөхәмәтов, Рушания Ибраһимова, Рузалия Шәяхмәтова, Хәмит Гайсин, Алмаз Фазлыев, Илькам Сираев, Ләйсән Шаязданова, Илфира Сергеева, Гөлназ Вәлиева, Илфак Ибраһимов, Айгиз Мәгъдәнов һәм Айзат Әмиров.
Бәйрәм программасы бай һәм күпкырлы иде. Тамашачылар алдында «Агыйдел моңнары» халык уен кораллары ансамбле, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Мостафина җитәкчелегендәге кызлар квартеты (Зәлия һәм Айзадә Гыйлаҗевалар, Әминә Зиннурова, Илина Насипова), чыгарылыш биючеләре Таңсылу Галимова һәм Рәйлә Газетдинова чыгыш ясады. Кичәнең хөрмәтле кунаклары — ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Вәсим Әхмәтшин һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Асия Әхмәтшина да бәйрәмне бизәде.
Театр сәнгате бүлегенең төрле буын укучылары һәм укытучылары чыгышы, шулай ук ветеран укытучылар Илфак Ибраһимов әсәрләренә нигезләнгән газәлләр бәйләме җылы кабул ителде. Залдагы хөрмәтле ветераннар — Мирзанур Фарухшин, Луиза Исламова, Сәрия Фәрдиева, Зилә Ибраһимова, Фаяз Әминов, Роза Идрисова, Фәйрүзә Гәрәева, Джон Мусин, Резедә Мәүлиева, Диләрә Максутова, Хәнәфи Тимиров, Хәлимә Камалова, Гәздәвия Гәрәева, Ләйсән Шаязданова — аерым хөрмәт һәм рәхмәт сүзләренә лаек булды; Луиза Исламова ветераннар исеменнән чыгыш ясады.
Чара дәвамында мәктәпнең читтә яшәүче һәм иҗат итүче танылган укучыларыннан видеокотлаулар яңгырады: Россия — «Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең матбугат хезмәте җитәкчесе Зилә Гыймазова, «Продвижение» балалар иҗаты мәктәбе генераль директоры Айназ Ялалова һәм Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры артисты, ТР атказанган артисты Артур Исламов җылы теләкләрен җиткерде.
Сәхнәдә бүгенге көндә остазлары эшен дәвам итүче укытучылар, фортепиано бүлегенең «Виртуоз» классы укучылары Айзәдә Гыйләҗева һәм Әминә Зиннурова, вокалчылар Чулпан Салихова һәм Гөлназ Гыйльмуллина, яшь баянчылар Данил Кандимов һәм Булат Басыйров, шулай ук танылган чыгарылыш укучылары Илдар Галиев, Алгиз Фәйзуллин, Энҗе Закирова-Низамова, Зөһрә Хәбибуллина һәм Илдар Харисов чыгыш ясады. «Тамчы» һәм «Умырзая» үрнәк вокаль ансамбльләренең төрле буын катнашучылары бергә җырлавы буыннар бәйләнешенең матур үрнәгенә әверелде.
Бәйрәмдә район җитәкчелеге вәкилләре — Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Барыев катнашты. Мәдәният өлкәсендәге уңышлары өчен Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповның Мактау грамоталары белән Лилия Мостафина, Альбина Хөсәенова һәм Сөмбел Фәрхетдинова бүләкләнде. Шулай ук бәйрәмне оештыруга матди һәм рухи ярдәм күрсәткән иганәчеләргә, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләренә һәм иҗади командага олы рәхмәт сүзләре әйтелде.
Финал номерында «Алмалары-чияләре», «Шатлык», «Ак инеш» бию ансамбльләре, «Умырзая», «Тамчы» вокаль ансамбльләре, «Агыйдел моңнары» халык уен кораллары ансамбле, укытучылар һәм кунаклар катнашты. Кичәне кечкенә актриса Әминә Маннанова, блогер һәм җырчы Арслан Усманов, Ранил Әхмәдишин, шулай ук педагоглар Резедә Шәйдуллина һәм Альбина Хөсәенова алып барды.
Айнур Гыймадиев фотолары
0
0
Нет комментариев