Әтиләр сүзе- күңелнең күзе!
Бүген Актанышның 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Әти сүзе» район әтиләр советы семинары уза.
Семинарның максаты: гаилә кыйммәтләрен ныгыту; әтигә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү; бала тәрбияләүдә атаның роле турында фикер алышу; буыннар арасында үзара аңлашуны ныгыту.
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан мәктәп укучылары тарафыннан парад әзерләнгән иде. Бу – беренче тапкыр уздырылган чара, киләчәктә аны укытучылар катнашында да дәвам итәргә ниятлиләр. Парад мәктәп каршындагы мәйданда узды. Аны мәктәп җитәкчеләре, әтиләр советлары вәкилләре һәм ветеран укытучылар тамаша кылды. Ветераннар бу көнне аеруча кадерле кунаклар булды.
Мәктәпкә килүчеләрне «Тургай» вокаль ансамбле Җиңү җырлары белән каршы алды. Аннары кунаклар икенче катта урнашкан стена газеталары, лэпбуклар һәм күргәзмәләр белән таныштылар. Әтиләр белән берлектә эшләнгән кул эшләре күргәзмәсе аеруча җылы тәэсир калдырды. Балалар үз эшләрен әтиләре белән бергә тәкъдим итте.
Чара барышында шунысы ачык күренде: бүгенге әтиләр бик актив, балаларын ярты сүздән аңлый, алар белән бергә иҗат итә, төрле эшләнмәләр ясый, хәтта сәхнәдә дә уртак чыгышлар ясап, җырлап, тамашачыларга күңелле мизгелләр бүләк итә.
Мәктәп директоры Альберт Мансуров уку йортының эшчәнлеге белән таныштырды. Әтиләр советы җитәкчесе А. Гыймадиев әти кешенең гаиләдәге әһәмияте турында чыгыш ясады.
Актлар залында «Ата булу – бергә үткән юл» дип аталган интерактив чара да узды. Ул семинарда катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Өлкән буын вәкилләре һәм бүгенге җитәкчеләр әтиләрнең роле турында фикерләре белән уртаклашты. Киңәшмәне мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Илназ Хөҗҗәтов белән Р. Шәйдуллин алып барды.
Программа нигезендә семинарда шулай ук район әтиләр советы җитәкчесе Сәләхов Р.Ж., Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы күзәтчелек итү идарәсенең Актаныш районы бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженеры Хәкимов И.М.,
балигъ булмаган балалар белән эшләү буенча өлкән инспектор И. Хәсәнова, 103 нче янгын сакчылыгы бүлеге башлыгы Д. Садыйков, шулай ук Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы И. Рәшитов чыгыш ясаячак.
Семинар турында алдагы язмаларда тулырак яктыртачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев