Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Алдынгы агрофирмада семинар-киңәшмә үтте

Бүген «Әнәк» агрофирмасында авыл хуҗалыгы преприятиеләренең чираттагы семинарында мөһим сораулар күтәрелде.

Агросәнәгать тармагында тәҗрибә уртаклашу, яңа замана технологияләрен үтәү — яхшы уңышка якты юл! Семинар эшендә районыбыз башлыгы Ленар Зарипов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев, тармак белгечләре, җитәкчеләре һәм җирле матбугат вәкилләре катнаштылар.

Иң башта Әтәс, Түке һәм Айман бүлекчәләрендәге товарлыклы-сөтчелек фермалары, мал торлаклары белән таныштык. Аларда бердәм тырышлык белән кышлату чорына яхшы сыйфатлы, туклыклы җиткелекле азык запасы туплый алганнар. 


Сыерлар, башка төр терлек алдында да  исә яхшылап балансланылган, бөтен таләпләргә дә туры килә торган югары сыйфатлы азык өзелми. Маллар торлагында җылы, иркен, аслары да коры тотыла. Мондый шартларда, әлбәттә, мул продукция алмый мөмкин дә түгел. Хуҗалыкның барлык сөтчелек фермаларында да сөт җитештерүгә караш әнә шулай үтә җаваплы, шуңа күрә күрсәткечләренең дә гел югарыга үрләве табигый. Мал торлакларын тамырдан реконструкцияләү, бары тик яхшы сыйфатлы, туклыклы матдәләргә бай рацион нигезендә тукландыру, яхшылап тәрбияләү үз нәтиҗәләрен күрсәтә. Бүгенге көндә агрофирмада 6500 күбрәк терлек асрала, шуларның 2275 баш савым сыеры, 1022 тана, 332 үгез һәм калганнары башка төр маллар.

Алга таба агрофирманың амбарлары, машина-трактор паркы, остаханәсенә, алачыкка юл алдык. Биредә 23 бөртеклеләрне җыю, 3 азык хәстәрләү комбайны, 105 трактор исәпләнә. Тракторның 22 —егәрле, куәтле. Орлыклар киләсе елгы чәчү кампаниясенә әзерләнә, бихисап эшләр башкарыла бу җәһәттән. 

Игенчелектә дә «Әнәк» леләр яңа сортлар, яңа культуралар чәчеп, яңа төр ашламалар белән тукландырып зур тәҗрибә ясарга уйлыйлар. Хәер, максатлары барып чыгачагына иман камил. Тырышларга — казаныш юлдаш бит! Һәр эш биредә тирәтен рәвештә анализланып эшләнелә.

Чираттагы семинар-киңәшмә Яңа Әлем якларының «Башак» хуҗалыгында узачак икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев