Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

«Әнәк» агрофирмасында хезмәт династиясе: Валерий һәм Илдус Солтановлар

«Әнәк» агрофирмасы уңганнары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

           Валерий һәм Илдус Солтановлар әтиле-уллы механизаторлар. Быелгы язгы чәчүдә Джон Дир тракторы белән ДНС чәчкечен тагып икесенә бергә 4 мең гектарга якын чәчү эшен башкарганнар. 


 

- Быелгы язгы чәчү компаниясе бик яхшы оештырылды. Чәчү барышында бернинди тоткарлык килеп чыкмады. Ягулык материаллары да, запас частьлар да җитәрлек иде. Шуңа җиңел ерып чыктык. Яңгыр явып уңышлар әйбәт булсын иде инде , -ди Валерий абый.

           

    Илдус мәктәптә укыганда ук әтисе белән басуда эшли.  Җәйге каникулларда урып-җыю вакытында комбайнчы ярдәмчесе була. Иртәдән кичкә кадәр маңгай тирен тамызып хезмәт куйганга өйгә акчасы да, икмәге дә мулдан кайта. Солтановлар Мөслим якларыннан. Валерий абый Пучыга килеп өй сала, шушы җирлектә төпләнеп кала. Улы Илдус армия сафларыннан кайткач Әнәктә өй салган. Укытучы булып эшләүче Гөлчәчәк белән гаилә корып җибәрәләр. Ике балаларын тәрбиялиләр, олысына 4 яшь, икенчесе әле генә туган, ике атналык сабые, гаиләсе янына эшеннән ашкынып кайта яшь әти.

- 8 нче сыйныфта укыганда ук әтиянында ярдәмче булып эшләдем. Соңыннан үземә аерым техника бирделәр. Армиядән кайткач яңа тракторга, урып-җыю чорында комбайнга утырдым.  Шәһәрне бик яратып бетермим, авылда калганыма үкенмим. Монда саф һава, иркен, рәхәт. Механизаторлыкны яратып башкарам. Бырысына да әти өйрәтте, әти юлыннан барам,- ди Илдус.

                  Солтановлар язгы чәчү чорында кулалмаш эшләүне гадәткә кертәләр, шуның белән оталар да. "Бергә эшләгәч җиңел бит. Бер-беребезгә ярдәм итәбез. Ватылса тиз генә төзәтеп куябыз", ди алар беравыздан. Механизаторлар хәзерге вакытта ремонт  белән мәшгуль, трактор-чәчкечләрен тәртиплиләр, киләсе кыр эшләренә әзерләп куялар. 

Реклама

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев