Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Артка чигенергә юл юк

Район хуҗалыклары 2012 елга хисап тота. "Башак" ҖЧҖ аны беренчеләрдән булып уздырды. Ә үткән ел алар өчен вакыйгаларга бай булды. Иң олысы республика семинарына барып тоташа. Республика җитәкчелеге аларның эшчәнлегенә җәй көне үк югары бәя биреп китте. Ел алга таба да уңышлы дәвам итеп, акча керемен алдагы ел белән чагыштырганда...

Район хуҗалыклары 2012 елга хисап тота. "Башак" ҖЧҖ аны беренчеләрдән булып уздырды. Ә үткән ел алар өчен вакыйгаларга бай булды. Иң олысы республика семинарына барып тоташа. Республика җитәкчелеге аларның эшчәнлегенә җәй көне үк югары бәя биреп китте.
Ел алга таба да уңышлы дәвам итеп, акча керемен алдагы ел белән чагыштырганда 34 процентка арттырып, 90732 мең сумга җиткерергә мөмкинлек биргән. Хуҗалыкның 3086 гектарында бөртекле культуралар игелеп, һәр гектарыннан алынган уртача уңыш 31,9 центнер тәшкил иткән.
Еллык керемнең яртысыннан күбрәген терлекчелек тармагы керткән. 24886 центнер сөт җитештерелеп, уртача бер сыерга исәпләгәндә 4444 кг булган.
Узган язда чәчүчеләргә икеләтә-өчләтә басу иңләргә туры килгән. Семинар буласын күздә тотып, язгы кыр эшләрен сыйфатлы итеп башкару ниятеннән бу. Рафис Рахманов звеносы орлык чәчкән басу үрнәк итеп күрсәтелә. Марат Миңнәхмәтов, Гыйльмегаян Акмалов, Радик Гыйльфанов, Инзил Миңнәхмәтов - 2012 ел уңышына нигезне сыйфат белән салучылар. Югары репродукцияле, кондицияле орлыклар гына чәчү дә өметләрне аклый. Һава торышының да үзенчәлекләре соңарып чәчелгән орлыкларның тишелешенә уңай йогынты ясый. Нәкъ кирәк вакытта шифалы яңгырлар явып үтә. Ә басуларның матур торышы республика алдында районның дәрәҗәсен югары күрсәтерлек мөмкинлек бирә. Әлбәттә, бар да ал да гөл генә бармый. Әйтик, рапс көткән уңышны бирми.
Механизаторлар Илнар Мөхәммәтдинов, Зөфәр Кирамов, Илһам Мирзаһитов, Васил Локманов, Марат Миңнәхмәтов, Илназ Хәсәнов, Фарил Мөхәммәтдинов, Салават Шәмсегалиев, шоферлар Әбелсәгыйт Габдуллин, Фәнис Фәррахов, Алмаз Шәрипов, Рәис Садриев һәм Динсаф Фәррахов җәй буе терлек азыгы хәзерләүдә өзлексез катнашалар. Дөлфәт Нургалиев, Рәсим Габдрахмановны да шушы исемлеккә кертергә мөмкин.
Тулы мәгълүмат газетаның чәршәмбе, 30 гыйнвар, 2013 7 (9752) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев