Бал, икмәк һәм ит: Актаныш хезмәтчәннәре Чаллыда
Авыл хуҗалыгы сулышы

Бал, икмәк һәм ит: Актаныш хезмәтчәннәре Чаллыда

Бүген Чаллы шәһәрендәге «Ипподром» мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Актаныш районы хезмәтчәннәре иртәнге сәгатьләрдән үк сәүдә нокталарын ачып җибәрде.

Киров авылыннан Корбангали ага татлы балы белән, "Актаныш икмәге" коллективы төрле ипи-кондитер эшләнмәләре белән шәһәр халкын сөендерә. 

Татар Суыксуы, Аеш, Чалманарат, Татар Ямалысы авылларында яшәүче уңганнарыбыз яңа гына суелган олы мал итен тәкъдим итә.

Районыбыз уңганнарына уңышлы сату, шәһәр халкына бәрәкәтле ризык телибез!


Нет комментариев