85 маскировка челтәре, 2700 порция ризык, үз куллары белән әзерләнгән үлән чәйләре һәм райондашларның күңел җылысы — Актаныштан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк юл алды.
Бу көнгә волонтерлар алдан ук ныклап әзерләнде. Кирәкле әйберләр тупланган, капчыкларга тутырылган, һәркайсының тышына эчтәлеге һәм тиешле мәгълүматлар язылган. Иртәнге сәгатьләрдән үк Балалар иҗат үзәгенә ярдәм итәргә теләүчеләр җыелды. Балалар да, өлкәннәр дә уртак эштән читтә калмады.
85 маскировка челтәре һәм авылларның уртак хезмәте
«Актаныш хәрәкәте» волонтерлар төркеме җитәкчеләре Илина Арсланова һәм Гөлназ Гарифуллина сәйтүенчә, бу юлы гуманитар йөк белән махсус хәрби операция зонасына бик күп маскировка челтәрләре озатылды.
Соңгы вакытта район авыл җирлекләрендә челтәр үрү эше аеруча җанланып бара. Авыллардагы волонтерлар, хатын-кызлар, өлкәннәр һәм яшьләр бу эшкә бердәм кушыла. «Актаныш хәрәкәте» волонтерлары аларны кирәкле материаллар белән тәэмин итә. Шулай итеп, район үзәге белән авыллар арасында үзара ярдәмләшүгә нигезләнгән зур хезмәттәшлек барлыкка килгән.
Волонтерлар билгеләп үткәнчә, бу юлы гуманитар ярдәм әзерләү бер айга якын вакыт киткән. Авыл җирлекләрендәге волонтерларның хезмәтен дә исәпкә алып, барлыгы 85 маскировка челтәре үгәннәр. Ә моңа кадәр максатчан рәвештә әзерләнгән челтәрләрнең гомуми саны 491гә җиткән.
Егетләр өчен 2700 порция ризык әзерләнгән
Маскировка челтәрләреннән тыш, хәрбиләргә азык-төлек ярдәме дә озатыла. Бу юлы волонтерлар Минзәләдәге консерв цехы белән хезмәттәшлек алып бара. Әлеге цехта якташларыбыз өчен 2700 порция ризык әзерләнгән. Алар да гуманитар йөк составында егетләргә юл алды.
Мондый ярдәмне оештыруда волонтерларның алдан килешеп, берничә юнәлештә эш алып баруы мөһим роль уйный. Берәүләр кирәкле әйберләрне туплый, икенчеләр азык-төлек әзерләүчеләр белән элемтәдә тора, өченчеләр ярдәмне төргәкләү һәм озату эшен башкара.
Күңел җылысын кушып әзерләнгән үлән чәйләре
Гуманитар ярдәм составында якташларыбыз өчен волонтер апалар үз куллары белән әзерләгән үлән чәйләре дә бар. Алар бу эшкә аеруча зур тырышлык куя: киптерелгән үләннәрне эшкәртә, ваклый, төрле үсемлекләрне һәм җиләк-җимешләрне кушып, хуш исле чәй катнашмалары әзерли.
Гөлназ Гарифуллина сөйләвенчә, чәйләрнең чираттагы партиясен шушы көннәрдә генә әзерләп бетергәннәр. Бу юлы шактый күп күләмдә үлән чәе ясалып, махсус пакетларга тутырылган.

Бер пакетта якынча 18–20 төрле үлән һәм җиләк-җимеш катнашмасы бар. Аның составына киптерелгән үләннәр, алма, гөлҗимеш һәм башка җимешләр, как, шулай ук чәй кушыла. Башта барлык кушылмалар тиешенчә эшкәртелә, ваклана, аннары әзер катнашма махсус пакетларга тутырыла.
«Егетләребез үлән чәйләрен бик яратып эчә. Алар аны үлән чәе дип кенә атыйлар. Безнең белән бергә апаларыбыз маскировка челтәрләре дә үрә, чәйләр дә әзерли. Аларга чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез», — ди Гөлназ Гарифуллина.
Чыннан да, волонтер апаларның хезмәте күпкырлы. Аларның куллары белән үрелгән челтәрләр дә, күңел җылысын кушып әзерләнгән чәйләр дә туган якның кайгыртуын һәм игътибарын чагылдыра.
Хәйрия концертлары — егетләргә ярдәмнең тагын бер юнәлеше
«Актаныш хәрәкәте» волонтерларының эшчәнлеге гуманитар ярдәм әзерләү һәм озату белән генә чикләнми. Махсус хәрби операциядәге егетләргә булышу максатыннан районда хәйрия концертлары оештырыла. Әлеге чаралардан кергән акчага хәрбиләргә кирәкле әйберләр сатып алына.
Илина Арсланова, бу игелекле эшкә районның яшьләре, мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать осталары һәм җирле артистлар теләп кушылуын әйтте. Аларның чыгышлары тамашачыларга матур ял бүләк итү белән беррәттән, уртак ярдәм эшенә саллы өлеш кертә.
«Яшьләребез хәйрия концертлары оештырып, безгә бик зур ярдәм күрсәтә. Артистларыбызга, шушы изге эшкә кушылган һәркемгә аерым рәхмәт әйтәсе килә. Концертлардан кергән акчаларга егетләребезгә кирәк-яраклар алабыз», — ди Илина Арсланова.
Хәйрия концертлары Яңа Әлем һәм Татар Суыксуы авылларында инде узган. Игелекле чаралар алга таба да дәвам итәчәк: 13 ноябрьдә — Мәсәде, 20 ноябрьдә — Пучы, 26 ноябрьдә Актанышбаш авылларында концертлар үткәрү планлаштырыла.
Сәхнәдә яңгыраган һәр җыр, артистларның һәр чыгышы, тамашачыларның ярдәме уртак максатка юнәлтелгән. Мәдәният хезмәткәрләре, яшьләр һәм авыл халкының бердәмлеге нәтиҗәсендә хәйрия концертлары махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм итүнең тагын бер нәтиҗәле юнәлешенә әверелә.
Бердәмлек һәр гамәлдә
Гуманитар ярдәм әзерләүдә бик күпләрнең өлеше бар иде. Берәүләр челтәр үрә, икенчеләр үлән чәе хәстәрли, өченчеләр азык-төлек һәм кирәк-яраклар туплый, ә кемнәрдер буш вакытын бүлеп, ярдәмне төргәкләү һәм озату эшенә килә.
Балаларның бу эштә катнашуы аеруча әһәмиятле. Алар кечкенәдән үк ярдәмләшүнең, игелекле гамәлләрнең һәм бердәмлекнең кадерен белеп үсә.
Актаныш районында гуманитар ярдәм әзерләү һәм озату эше дәвам итә. Ерак юлга чыккан һәр тартмада, һәр маскировка челтәрендә, һәр пакет үлән чәендә һәм һәр порция ризыкта райондашларыбызның тырышлыгы, игътибары һәм кайгыртуы чагыла.
Гуманитар йөкне Чаллыга Фәнил Усманов алып барачак
Актаныштан юлга кузгалган гуманитар ярдәмне иң элек Чаллыга кадәр Фәнил Усманов үзенең шәхси «Газель» автомобилендә илтәчәк. Ул волонтерларга ярдәм итүдә беренче тапкыр гына түгел. Фәнилнең әйтүенчә, ул моңа кадәр дә гуманитар йөкләрне ташуда ярдәм иткән.
Чаллыда җыелган әйберләрне сортларга аерачаклар, төрләренә карап туплап, маркировкалап, һәр хәрби бүлекчәгә һәм полкка билгеләячәкләр. Аннары ярдәмне биш тонналы йөк машинасына төяп, 8 ноябрьдә махсус хәрби операция зонасына озату планлаштырыла. Йөкнең Донецк һәм Луганск юнәлешләренә китүе көтелә.
Фәнил Усманов билгеләп үткәнчә, көзге-кышкы чорда хәрбиләргә җылы киемнәр, дарулар, авыртуны баса торган препаратлар һәм көндәлек кирәк-яраклар аеруча мөһим. Туган яктан килгән күчтәнәч-чәкчәкләр егетләр өчен зур сөенеч. Алар якташларының игътибарын, кайгыртуын тоеп, өйләреннән килгән тәм-томнарны көтеп алалар.
Волонтерлар мәктәп-бакча коллективларына олы рәхмәтләрен җиткерде: укучылар, укытучылар, ата-аналар көче белән хәйрия ярминкәләре оештырып, аннан кергән акчаларны волонтерларга тапшыралар. Бу акчалар, алда әйтелгәнчә, маскировка челтәрләре үрергә материаллар сатып алырга, чәй пакетлары кайтартырга, сборлар ябарга менә дигән ярдәм. Булышлык алга таба да куәтләнсен иде, дигән теләктә волонтерлар. Бигрәк тә коры ашлар әзерләгәндә ит тә кушасылары килә. «Итне киптерсәк, казылык рәвешендә солдатларга суырып йөрергә дә була бит», дип, фикерләре белән уртаклашты Яңа Әлем волонтеры Гөлчәчәк Фасикова.
Нет комментариев