Якташыбыз, татарстанның атказанган артисты, танылган җырчы Лилия Муллагалиеваның әтисе Әбүгали абый вафат булды.
Популяр сәхнә йолдызы Лилия Муллагалиева гаиләсендә авыр кайгы. Әтиләре Әбүгали бабай вафат булды. Аңа 88 яшь иде.
«Җомга көнен сабыр гына көтте... Әтиебез моңнарың күңелләребездә мәңге яшәр», — дип язды Лилия үзенең социаль челтәрләрендә гармунчы әтисе турында.

Әбүгали абый озак еллар районыбызның авыл хуҗалыгы тармагында эшләде, Татарстанның атказанган икътисадчысы. Зөбәер авылының хөрмәтле шәхесе. Ул күптән түгел операция кичергән иде.
Урынры җәннәттә булсын. Хатыны Зинфира апаның, балалары, оныкларының кайгысын уртаклашабыз. Быел Муллагалиевлар бриллиант туйларын каршылаган иде. Бу хакта биредә укыгыз:
Нет комментариев