РСФСРның халык артисткасы Лидия Федосеева-Шукшина вафат
Кеше китә, җыры кала

РСФСРның халык артисткасы Лидия Федосеева-Шукшина вафат

88 яшьлек актриса турында кызы, артистка Мария Шукшина хәбәр итте. Аның сүзләренчә, әнисен Новодевичье зиратында җирлиләр, ә саубуллашу чарасы сишәмбе көнне Кунцевода узачак.

Лидия Федосеева-Шукшина 1938 елның 25 сентябрендә Ленинградта туган. 1964 елда ВГИКны тәмамлаган. Кинода беренче тапкыр 1955 елда төшкән, ә киң танылуны 1959 елда «Сверстницы» фильмындагы Таня роле алып килгән. Аның таланты аеруча ире — язучы, режиссер һәм актер Василий Шукшин фильмнарында ачылган: «Печки-лавочки» (1972) һәм «Калина красная» (1973) картиналарындагы рольләре иң танылганнары булган.

Ире 1974 елда вафат булгач, актриса икелле фамилия — Федосеева-Шукшина алган һәм кинода төшүен дәвам иттергән. Аның фильмографиясендә 90нан артык картина, шул исәптән «Вам и не снилось», «Юность Петра», «12 стульев», «Они сражались за Родину», «Два капитана», «Виват, гардемарины!», «Мертвые души», «Хождение по мукам» кебек фильмнар бар.

Актриса биш тапкыр кияүдә булган. Соңгы айларда аның хәле кискен начарланган — ул ясалма сулыш аппаратында булган.

фото


Нет комментариев