Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә мобилизациядән бронь бирергә тәкъдим иттеләр

«Татар-информ» архивы Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә махсус операциядә катнашуга бронь кертергә мөмкиннәр. Бу хакта Свердловск өлкәсеннән Дәүләт Думасы депутаты Максим Ивановка сылтама белән nakanune.ru сайты яза.

Максим Иванов илнең сәнәгать оешмалары хезмәткәрләренең 10 процентына бронь бирү турында инициатива булуы турында әйткән булган. Хәзер ул авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүче ир-атлар турында чыгыш ясаган.

Депутат үзенә килгән бер мөрәҗәгатьне мисал итеп китергән. «Колхозда кеше болай да җитми иде, өстәвенә мобилизация алып китте. Әле кышын ничек тә эшләдек, әмма хәзер борын төбендә чәчү тора. Басуларны кем сукалаячак? Хатын-кызлармы? Военкоматка мөрәҗәгать иттек, алар кулларын гына селти», – дип язган депутатка Уралдагы бер авылда яшәүче хатын-кыз.

Депутат бу кисәтүнең шактый урынлы булуын әйтте, ә мәсьәләне Аграр мәсьәләләр буенча дәүләт комитетында күтәрергә кирәк, ди ул.

Максим Иванов рәсми рәвештә эшкә урнашмаган кешеләрне беренче чиратта мобилизацияләргә тәкъдим итә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев