Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Бер рәхмәт мең михнәттән кыйммәт

23 гыйнвар көнне район мәдәният сараенда 2012 ел йомгаклары буенча алдынгылар җыены уздырылды. Бу көн хезмәт коллективлары өчен олы бәйрәм булды, чөнки аларның алдынгы хезмәткәрләре бүләкләнде. Бәйрәмгә ашыгучылар иң әүвәл урам якта урнаштырылган күргәзмәгә тап булдылар. "Мехотряд", Актаныш агрегат заводы, "Карагай" шәхси оешмасында җитештерелгән товарлар һәм Венера Гәрәева шәхси предприятиесендә...

23 гыйнвар көнне район мәдәният сараенда 2012 ел йомгаклары буенча алдынгылар җыены уздырылды. Бу көн хезмәт коллективлары өчен олы бәйрәм булды, чөнки аларның алдынгы хезмәткәрләре бүләкләнде.
Бәйрәмгә ашыгучылар иң әүвәл урам якта урнаштырылган күргәзмәгә тап булдылар. "Мехотряд", Актаныш агрегат заводы, "Карагай" шәхси оешмасында җитештерелгән товарлар һәм Венера Гәрәева шәхси предприятиесендә тегелгән киемнәр игътибарны, дөрестән дә, ерактан ук җәлеп итәрлек.
Мәдәният йорты фойесында исә ак халатлы аш-су осталары каршылады. Татар халкының яратып пешерә торган милли ризыкларыннан әзерләнгән мул өстәлләр күргәзмәсе җәмәгать туклану предприятиеләрендә эшләүчеләрнең чын-чынлап уңганлыгы турында сөйли иде.
Сәгать телләре күңелләрдә булган дулкынлану тибешеннән калышмаска теләп алга бара. Әйе, күпләр бу тантаналы мизгелләрне түземсезләнеп көткәндер. Чара башланасы минутлар җитте. Актанышта тантаналы бәйрәмнәр һәрвакыт матур тамаша белән башланып китә. Мәдәният хезмәткәрләре тамашачыны шаккаттыра беләләр бездә. Алдынгылар җыенына килүчеләрне дә алар самолетка утыртып, сәяхәткә алып киттеләр. Гадәти генә сәяхәт түгел иде ул. Җыр-бию иленнән, олуг бүләкләр көткән могҗизалар дөньясыннан кемнең читтә каласы килсен...
Ирешкән уңышлар белән таныштырганда район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев һәрбер тармак кешесенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Безнең табыннарыбызның түрендә иң кадерлесе - икмәк. Шуңа күрә мин, беренче чиратта, игенчеләребезгә рәхмәтемне җиткерәм", - диде ул.
Районыбыз басуларында узган ел 129 мең тонна икмәк уңышы җыйнап алынды. Һава торышы сынавына бирешмичә, үз дигәненә ирешергә омтылган игенчеләрнең һәм аларга ярдәмгә килүчеләрнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе бу.
Елның 365 көнен дә хезмәткә багышлаучы терлекчеләргә рәхмәтле булмыйча калып буламыни? Узган ел район 5 мең 200 тонна ит, 49 мең тоннадан артык сөт җитештереп, яңа үрләр яулады.
Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 25 гыйнвар, 2013 6 (9752) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев