Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Беренче булырга нигез бар

20 октябрь көнне "Янаул" ҖЧҖдә еллык эшчәнлеккә йомгак ясаган чираттагы киңәшмә узды. Хуҗалыкның игенчелектә яулаганнары шактый. Әлеге хакыйкатьне район башлыгы Э.Н.Фәттахов та кат-кат ассызыклады. "Уңдырышлылыгы белән мактанырлык булмаган җирләрне дә "гөл" итеп тотасың, әмма терлекчелеккә игътибарны арттыру кирәк", -дип искәртте ул хуҗалык җитәкчесе А.Бикмөхәммәтовка. Дөрес, хуҗалыкта малларга игътибар бөтенләй юк...

20 октябрь көнне "Янаул" ҖЧҖдә еллык эшчәнлеккә йомгак ясаган чираттагы киңәшмә узды.

Хуҗалыкның игенчелектә яулаганнары шактый. Әлеге хакыйкатьне район башлыгы Э.Н.Фәттахов та кат-кат ассызыклады. "Уңдырышлылыгы белән мактанырлык булмаган җирләрне дә "гөл" итеп тотасың, әмма терлекчелеккә игътибарны арттыру кирәк", -дип искәртте ул хуҗалык җитәкчесе А.Бикмөхәммәтовка. Дөрес, хуҗалыкта малларга игътибар бөтенләй юк түгел, елдан-ел фермаларда тораклар яңартыла, яңача үзгәртеп корыла. Әлеге эшләр, мисал өчен, киңәшмә узган көнне Карт фермасында кайный иде. Мал бар, мөмкинлекләр зурдан, әмма алар тулысы белән ачылып бетмәгән.

Хәер, бер "Янаул" хуҗалыгында гына түгел, район буенча гомумән шушы вәзгыять. Район ветеринар берләшмә җитәкчесе Х.Бәдретдинов сүзләренә караганда, район буенча һәр хуҗалыкта 30-35 процент сыер маститлы. Аның сәбәпләре, саный китсәң, бихисап, әмма, мөгаен, иң мөһиме -ташланган сыерларга игътибар җитмәү, гади генә профилактик чараларны уздырмау. Шулар нәтиҗәсендә генә "Янаул" ҖЧҖ 4 мең центнер сөт савып алып, 3 меңнән артыгын сата. Ә биредә тулаем савымны 6 мең центнерга җиткерү мөмкинлеге бар.

Реклама

Шушы мөмкинлекләр район буенча тулаем кулланылмагач, сөтчелек тармагының үзгәрешләргә бай көзге борылышында беренчелекне әлкилеләргә тапшырдык. Әлбәттә,
II урын да начар түгел, әмма IIIдән үргә менгәндә генә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев