Бригадир Илхас Әхмәтдинов: Еллар тыныч булсын, авыл хуҗалыгындагы мондый авырлыкны гына ерып чыгарбыз
Бүген районыбыз хуҗалыклары зур тизлектә терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль. «Нигез» хуҗалыгының 100 гектарлы көзге бодай басуына бертуктаусыз йөк машиналары килеп кенә тора. Яшел бодайларны егуга җилләмәсен өчен тиз арада турап арбага төйиләр, аннан азык базына озаталар.
Хуҗалыкны яшәтүче, туендыручы- терлекчелек. Шуңа күрә терлекләрне кышлату, аларның продукция бирүчәнлеген киметмәү иң мөһим бурыч.
Моны хуҗалыкларның терлек азыгы әзерләү компаниясе белән танышканда район башлыгы Ленар Зарипов та кат-кат ассызыклады. «Азык булса, бар да була», диде ул.
Ә быелгы җәй чыннан да авыр килә. "Нигез"нең баш агроном Рузил Зәкиев терлек азыгына дигән люцерна юк дисәк тә була, дип хуҗалыкның терлек азыгы компаниясе барышы белән таныштырды.
Хуҗалыкта быел сенажны көзге бодай, арыш, костердан әзерлиләр. Фермалардагы 1300 баш терлекне исән-сау кыш чыгарлык итеп яңача ашатырга туры килчәчәк. Димәк, рацион да яңарачак. Сенажга фураж өстәячәкләр. Көзге бодай басуыннан 5 тонна яшел масса чыга. Сенаж 53 процент дымлылык белән тутырыла.
"Нигез"дә бер баш шартлы терлеккә 25 25 центнер азык берәмлеге әзерләргә исәп тоталар. Бу җаваплы эшкә барлык техникалар җәлеп ителгән. 5 техника ташуга билгеләнгән. Базда К-700 тракторы килгән массаны таптый.
Гәрәбәдәй бодай бөртекләре белән тулышкан башаклар гына егарга сәләтле Челлендж комбайны да басуларны иңли.
Аның хуҗасы Илмир Вәлиев белән сөйләшәбез:
— Безнең сенажга чыкканга дүртенче көн. 150-200 гектар мәйданны ектык инде. Массаны хурларлык түгел анысы. Җилләмәсен өчен покосларны киң итеп алабыз,- ди тәҗрибәле комбайнчы.
«Нигез» хуҗалыгында 2015 елдан бирле язгы чәчүдән башлап урып-җыюда намуслы хезмәт куйган Илмир Вәлиев ел авыр килсә дә хуҗалар хезмәт хакын кисми, эшләгән эшкә карап түлиләр, дип сөенә.
Бригадир Илхас Әхмәтдинов та штурвал артында. «Еллар тыныч булсын, авыл хуҗалыгындагы мондый авырлыкны гына ерып чыгарбыз», ди ул.
Фотоларда Актаныш районы хуҗалыкларының терлек азыгы әзерләү компаниясе мизгелләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев