Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

«Чишмә» агрофирмасының машина-трактор паркы мөдире Ильяс Шәйгәрдановка рәхмәт хаты тапшырдылар

«Чишмә» агрофирмасы район күләмендә үткәрелә торган техник карауга К-700, Zoomlion, МТЗ (1221, 82.1, 80) тракторларын; Lonking фронталь һәм телескопик йөкләгечләр; Deutz-Fahr тракторларын чыгарды. Язгы кыр эшләре алдыннан механизаторлар үз техникаларын карап, төзекләндереп куйганнар. Бу әзерлекне оештыруда зур хезмәт куйган «Чишмә» агрофирмасының машина-трактор паркы мөдире Ильяс Шәйгәрдановка рәхмәт хаты тапшырдылар.

Елдагыча, механизаторларга эш киемнәре һәм аптечкалар тапшырылган. Шулай ук график нигезендә алар медицина тикшерүе дә үткәннәр. 

Язгы кыр эшләренә әзерлек кысаларында мәйданчыкка чәчү һәм туфрак эшкәртү техникалары да чыгарылган иде. Алар арасында Amazon чәчү комплексы, «Быстрица» чәчкечләре, культиваторлар һәм тырмалар бар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев чыгышында хуҗалыкларда механизаторлар өчен уңайлы эш шартлары булдыруның мөһимлеген билгеләп үтте.

— Бүген техникабыз заманча, зур һәм көчле. Шуңа күрә яшь механизаторларны җәлеп итү өчен машина-трактор паркларында тиешле шартлар булдыру зарур. Чишенү, юыну бүлмәләре, техника юу урыннары булдыру — болар барысы да хезмәт шартларын яхшырту өчен кирәк, — дип ассызыклады ул.

Аның сүзләренчә, техник карау графигы февраль аенда ук хуҗалыкларның инженерларына җиткерелгән. 10 апрельгә кадәр район хуҗалыклары тракторларны һәм тагылма техниканы 100 процент әзерлеккә китерергә тиеш.

— Ел саен үткәрелә торган техник карауларның төп таләпләре үзгәрми. Иң мөһиме — техниканың төзеклеге һәм куркынычсызлыгы. Бу эшкә җаваплы караганда гына без кыр эшләрен имин һәм нәтиҗәле алып бара алачакбыз, — диде Нәфис Сәлимгәрәев.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге җитәкчесе Рушан Мөхәммәдиев шулай ук йөк автомобильләренә игътибарны арттырырга чакырды. Районда барлыгы 360 автомобиль исәпләнә, шуларның 171е — йөк машиналары.

Чара ахырында «Чишмә» агрофирмасының машина-трактор паркы мөдире Ильяс Шәйгәрдановка техник карауларга югары дәрәҗәдә әзерлек оештырганы өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Язгы кыр эшләре якынлаша. Хуҗалыкларда техниканың әзерлеге — уңышлы һәм нәтиҗәле хезмәтнең төп нигезе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев