Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Игенчеләргә җырлы-моңлы сәлам: Агитбригада артистлары хуҗалыкларга чыкты

Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре- район мәдәният сарае артистлары бүген районыбызның «Тамыр», «Чишмә», «Ташкын» «Саф» хуҗалыклары кырларында быелгы уңышны җыючы кыр батырларына концерт күрсәтте.

Туган ягыбыз кырларында урып-җыю эшләре киң колач белән бара, бөртекләрне түкми-чәчми басу кырлардан җыйнап алу өчен игенче-механизаторларыбыз аруны-талуны белми, көнне төнгә ялгап иген язмышын хәл итүдә лаеклы өлешләрен кертәләр. Район басуларын көн саен урап кайтып, игенчеләребезнең хәл-әхвәлен белеп торучы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев мәдәният хезмәткәрләрен бүген басу-кырларга сәяхәткә дәште.

Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре бу җаваплы компаниядән беркайчан да читтә калмыйлар. Алар быел да комбайнчы -механизаторларга, бөртеклеләрне амбарларга ташучы шоферларга рухи азык бүләк иттеләр. Игенчеләребезгә мәдхия җырлап матур, эчтәлекле концерт программасы күрсәттеләр.

Концертны яраткан артистларыбыз Алмазия Мәрданова, Робсон Мусин, Алмаз Галиев,  Рөстәм Гарифҗанов әзерләгән иделәр. Сәхнә осталарының дәртле җырлары, татлы, гамьле сүзләре, гармун тавышлары басу-кырлар диңгезенә таралды. 

"Тамыр", "Чишмә", "Ташкын" "Саф" хуҗалыклары уңганнары кәефләрен күтәргән, алдагы хезмәткә дәрт-дәрман уятканнары өчен агитбригада коллективына олы рәхмәтләрен җиткерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев