Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

М.Г. Әхмәтов: “Эшнең тәмен дә, җаен да яхшы белеп эшлисез“

Урып-җыю эшләре барышы белән танышу максатында, кичә Актаныш районына ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эшлекле сәфәр кылды. - Актаныш, гадәттәгечә, урып-җыю буенча лидерлар сафында. Иң күп икмәк сездә. Эшнең тәмен дә, җаен да яхшы белеп эшлисез,- диде М.Әхмәтов, үзен каршылаган хуҗалык җитәкчеләре белән очрашуда....

Урып-җыю эшләре барышы белән танышу максатында, кичә Актаныш районына ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эшлекле сәфәр кылды.
- Актаныш, гадәттәгечә, урып-җыю буенча лидерлар сафында. Иң күп икмәк сездә. Эшнең тәмен дә, җаен да яхшы белеп эшлисез,- диде М.Әхмәтов, үзен каршылаган хуҗалык җитәкчеләре белән очрашуда. Июль ае башында Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан безнең районда оештырылган семинар өчен рәхмәтен җиткерде. - Безнең тәҗрибә басуларына килеп, нидер өйрәнүгә караганда, үзләре кебек үк гап-гади бер район басу-кырларын карап, республиканың башка районнары, хуҗалыклары күп нәрсәгә өйрәнәләр. Файдасы бик зур,- дип билгеләп үтте Марат Готыф улы.
Марат Әхмәтов тиздән авыл товарлары җитештерүчеләргә бюджет дотацияләре билгеләү буенча булачак үзгәрешләр, яңа уңыш бәясе турында фикерләрен җиткерде.
Алга таба министрның сәфәре Әҗәкүл авылыннан Р.Гыйлаҗевның гаилә фермасында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев