«Нигез» хуҗалыгы агрономы Рузил Зәкиев Мәскәүдә «Үз һөнәрендә иң яхшысы» конкурсында җиңеп бүләкләнде
«Нигез» хуҗалыгы агрономы Рузил Зәкиев Мәскәүдә «Үз һөнәрендә иң яхшысы» конкурсында җиңеп бүләкләнде. Аңа Дәүләт Кремль сараенда узган тантаналы чарада конкурс җиңүчеләре белән бергә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Актаныш районының «Нигез» хуҗалыгы агрономы Рузиль Закиев Татарстан Республикасын тәкъдим итеп, «Агроном» номинациясендә мактауга лаек булды.

Быел конкурс беренче тапкыр дүрт аграр номинацияне берьюлы үз эченә алган: агрономнар, яшелчәчеләр, зоотехниклар һәм механизаторлар арасында җиңүчеләр билгеләнгән.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут үз чыгышында:
«Бүгенге җиңүчеләр һәм призёрлар — фидакарь хезмәт кешеләрe, һәм шунысы бик куанычлы, күпләренең эшчәнлекләре гаилә династияләренә бәйле. Сезнең хезмәтегез һәм азык-төлек иминлегенә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәм, сәламәтлек, бәхет һәм яңа һөнәри уңышлар телим», — диде.
Рузил Закиевны лаеклы бүләге белән чын күңелдән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев