Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Печәнгә төштеләр, ә техника төзекме?

Ниһаять, яңгыры да яуды. Күпьеллык басу үләннәре, болыннар яшәреп китте. Без яңгыр көткән арада печән вакыты да килеп җиткән, ләбаса. Ә терлек азыгы хәзерләү техникасын ремонтлау һәм аның төзеклеген караулар әле дә дәвам итә. Беренче тапкыр аларны 15 майда барлап, тикшереп чыктылар. Җитешсезлекләр шактый иде. Хуҗалыкларның баш инженерларына, механизаторларына авыл...

Ниһаять, яңгыры да яуды. Күпьеллык басу үләннәре, болыннар яшәреп китте. Без яңгыр көткән арада печән вакыты да килеп җиткән, ләбаса. Ә терлек азыгы хәзерләү техникасын ремонтлау һәм аның төзеклеген караулар әле дә дәвам итә.
Беренче тапкыр аларны 15 майда барлап, тикшереп чыктылар. Җитешсезлекләр шактый иде. Хуҗалыкларның баш инженерларына, механизаторларына авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре тарафыннан кисәтүләр ясалды, киңәшләр бирелде.
10 көн үтүгә - 26 май көнне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләреннән торган комиссия кыш буе ремонтланган печән-сенаж хәзерләү техникасының әзерлеген икенче тапкыр карап чыкты.
Идарәнең механизация бүлеге белгече Нәфис Сәлимгәрәев ремонтның барышы узган елгыга караганда сүлпәнрәк, диде.
- "Наратлы", Нур Баян исемендәге, "Ташкын", "Чишмә" җәмгыятьләрендә, "Әнәк", "Актаныш" агрофирмаларында терлек азыгы хәзерләү техникасы тулысынча әзер. "Тамыр" хуҗалыгына яңа үзйөрешле чапкыч кайтуы көтелә. Башка хуҗалыкларда эшләп бетерәсе эшләр бар әле.
- Кайсы хуҗалыкта нинди кимчелекләр ачыкланды? Комиссия һәрберсенә аерым-аерым нинди бәяләмә бирде?
- Әзерлек түбәндәгечә: "Нива" - турагыч юк, печән әзерләү техникасы да әзер түгел. "Нигез" - Дон-680 ремонтта. Челленджер, Е-302 чапкычы әзер, печән техникасы ремонтланган, көйләп бетерәселәре бар. "Башак" - күп эшләр башкарылган, техника әзерлек сызыгына куелган, тик чапкычка запас частьлар кайтарып, төзекләндереп бетерергә кирәк. "Нур" - печән техникасы әзер, "Полесье"ны ремонтлап бетерергә кирәк. Чапкычның механизаторы әлегә юк. "Таң"да барлык төр техника буенча диярлек ремонт бара. Анда да бер механизатор кирәк. "Янаул"да - турагыч, "Саф" һәм "Алга" хуҗалыкларында ДОН-680 ремонтлана. "Эконом"да чапкыч һәм турагыч техника гына әзерлек сызыгына бастырылган, печән техникасы сафка тезелмәгән.
- Техник караулар вакытында иң уңай тәэсир калдырганы кайсы хуҗалык булды?
- Нур Баян исемендәге хуҗалыкның барлык төр терлек азыгы әзерләү техникасы да әзер булып, тип-тигез итеп сафка бастырылган иде. Куркынычсызлык техникасы чаралары белән тәэмин ителгәннәр.
Әле техник караулар төгәлләнмәде. 2 июньдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында соңгы кат кабул итү үткәреләчәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев