Районда язгы кыр эшләре башланды
Бүген “Әнәк” агрофирмасының Әтәс бүлекчәсе механизаторлары Зөбәер авылы янындагы басуга чыкты.
Районда язгы кыр эшләре башланды. Хуҗалыклар күпьеллыкларны тукландыруга кереште. 14 апрель көнне “Әнәк” агрофирмасының Әтәс бүлекчәсе механизаторлары да Зөбәер авылы янындагы басуга чыкты. Агрофирманың әлеге бүлекчәсендә 1200 гектар күләмендә күпьеллыкларга ашлама кертәсе бар. Эшне 450 гектарлы басудан башлаганнар.
-Бер гектарга физик авырлыкта 2 центнер исәбеннән аммиак селитрасы кертәбез. Көннәр матур торса, 4-5 көндә эшне тәмамларга исәплибез. Тагын бер ашлама сиптерү агрегаты чыгачак, - диде әлеге бүлекчә җитәкчесе Азат Шәрипов.
Ашлама сиптерүдә МТЗ-1221 тракторына Амазонка агрегаты тагып, Илдус Галиев эшли. МТЗ-82 тракторы белән ӘсҺәр Гыймазетдинов ашлама чыгара.
-Быелгы кыр эшләре 4-5 көнгә генә соңарып башланды. 4 апрельдә эшкә керешкән еллар бар иде. Һава тормышы әйбәт булып, чәчүне тәмамларга язсын, - ди алар. Әлеге механизаторлар икесе дә тәҗрибәле, колхозлары агрофирмага кушылганнан бирле шушында хезмәт куялар. Әсһәр абый лаеклы ялда булса да, үзенең намуслы хезмәте белән агрофирманы алга җибәрүдә өлешен кертә.
Ашлама сибелгән басуларны тырмалап та баралар. Әлеге хезмәтне МТЗ-1221 тракторы белән Рафис Хаҗиев башкара. Аңа ярдәмгә ДжонДир тракторы белән Илгизәр Хәмәдиев тә кушылачак. Күпьеллыкларны тырмалау тәмамлангач, көздән эшкәртелгән җирләрне тырмалап, арпа чәчә башлыйбыз, диделәр. Ындыр табагы алдында орлыкларны агулыйлар.
-Агрофирманың арпа орлыклары, нигездә, шушы ындыр табагына тупланган. 600 тонна арпа культурасы орлыгы бар. Барлык микроэлементлар кушылган, корткычларга һәм авыруларга каршы фунгицидлар белән эшкәртәбез, - ди Әтәс бүлекчәсе агрономы Фирдәвис Гатин.
Агулауда Рафыйк Хәсәнов белән Фаис Газизов хезмәт куя. Алар эш киемнәре белән тәэмин ителгән, сөт бирелә, диделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев